Бәхет өчен күп кирәкми
8 июль илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм гаилә кыйммәтләре һәм мөнәсәбәтләренең әһәмияте турында уйланырга өнди һәм һәркемгә якыннары үзләрен бәхетлерәк тойсын өчен җитәрлек вакыт һәм игътибар бирергә кирәк икәнлекне искәртә.
Шушы матур бәйрәм кысаларында Бәзәкә авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре ачык һавада «Бәхет өчен күп кирәкми» дигән күңел ачу-уен программасы оештырдылар. Чарада катнашучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар, “Гаилә әлифбасы”, “Балаңны таныйсыңмы,” “Кем кемгә кем була?”, “Елгыр пешекче”, “Кичке аш” дигән һәм башка кызыклы уеннарда катнаштылар, гаилә турындагы табышмакларга җавап эзләделәр. Уен соңында бу көннең символы булган ромашка чәчәген ясау буенча мастер-класс үткәрелде һәм программа бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.