Әссәламәгәләйкум вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтух.
Хөрмәтле авылдашлар!
Аллаһе Тәгаләнең ризалыгын, пәйгамбәребез Мехаммад /с.а.в/ шәфәгатен өмет итеп авылдашларыбыз Гыйльфановлар нәселеннән зыяратыбызга матур капка ясатылып куелды. Аллаһның рәхмәтләре булсын! Шушы эштә катнашучылар: Гыйльфанов Кәусәр гаиләсе, Хөснетдинов Хәмзә абыйнын 2 улы: Альберт һәм Марат, Гыйльфанов Габделхай улы Камильнең кызы Дамира, СВОда хезмәт итүче Гыйльфанов Искәндәр улы Рәшит, Зиннатуллин Рәфәгат улы Рәсим. Капканы ясаучы Ижевка авылында яшәп ятучы Рәмис кардәшебез. Аллаһе Тәгалә сәламәтлекләрен, гаилэ бәхете бирсен, эшләгән эшләрен Раббыбыз үзенең рәхмәте белән кабул итсен. Зыяратыбызда җирләнгән Гыйльфановлар нәселеннән булган һәм барлык әрвахлар сөенеп ятсыннар. Зыяратыбызда бер яктан капкалар алышынып бетте, кемнәр шушы изге эшләрдә катнашкан мәчет шурасы исеменнән бик зур рәхмәт! Аллаһе Тәгалә разый булсын! Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Мәчет шурасы.
11.07.2024 ел.