Низаметдинов Шәрәфетдин- участник первой мировой войны
Низаметдинов Шәрәфетдин Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында 1891 елда Низаметдин Габделнасыйров һәм Бәдерниса Габделваһапова гаиләсендә дөньяга килә. 1897 елгы перепись вакытында алар гаиләсендә абыйсы Мингаҗетдин (1879 елгы), апалары Бибигәдидә (1881 елгы), Минеәдия (1884 елгы), Минехәят (1888 елгы) һәм энесе Зәйнетдин (1895 елгы) була (А.Х.Махмутова. “Колыбель моя, Бизяки”, стр.467, п.295). Низаметдинов Шәрәфетдин абзый авылдашыбыз Низаметдинов Фәттәхетдин абыйның әтисе һәм данлыклы дәвалаучы “Шәрәпи (Шәмсебәнәт) әбинең” ире.
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач Шәрәфетдин абзый солдат хезмәтенә алып 73-нче Крым пехота полкына җибәрәләр. Аның белән бу полкта бәзәкәлеләр Әхмәтшин Хәсәнша һәм Сабитов Шайхеләхмәт (авылдашыбыз Сабитов Зиннур абыйның әтисе) хезмәт итәләр. Алар хәрби хезмәткә дә бергә киткәннәрдер дип фараз итәргә була.
Низаметдинов Шәрәфетдин абзый 1916 елның 26 июлендә Австрия фронтында бүгенге Беларус Республикасында Гродно өлкәсендәге Ворона авылы янындагы каты сугышларда яраланып 1-нче күчмә госпитальгә озатыла. Аның белән бергә яраланган Бәзәкә егетләре Әхмәтшин Хәсәнша һәм Сабитов Шайхеләхмәт тә шул ук госпитальгә җибәрелә.
Түбәндә Шәрәфетдин абзый белән Шәмсебәнәт («Шәрәпи») әбинең оныгы Әлфия Фаттахетдин кызы Гыйләҗеваның истәлекләрен урнаштырабыз:
Әби-бабай, әти-әни безнең тормышта иң изге, иң кадерле кешеләр. Кем генә сагынмый икән ул бәхетле балачакны? Шәрәфетдин бабай үлгәнгә инде ярты гасырдан артык вакыт узган (ул 1967 елның 13 декабрендә бакыйлыкка китте). Минем хәтеремдә бабай бик тырыш, бала җанлы кеше булып истә калган. Хәзергедәй күз алдымда бабайның кәрзин үргәне. Ул кечкенә урындыгын алып, аркасын мичкә терәп утырып, тал чыбыкларын җайлап салыр иде һәм кәрзин үрә иде. Ә мин сәкегә (агач кровать) менеп утырып бабайның кәрзин үргәнен күзәтер идем. Ул вакытларда миңа 4-5 яшь иде. Тагын шул истә калган: безнен очта телевизорны без беренче булып алдык. Кичләрен өй кинотеатр була иде, бөтен күршеләр балалары белән безгә телевизор карарга җыела иделәр. Шул кечкенә генә өйгә күпме кеше җыела иде! Әби-бабай, әти-әни бик олы җанлы, киң күнелле кеше иделәр. Хәзерге көндә алар мәрхүмнәр инде, урыннары оҗмахта булсын.
Без бабай- әбиләрне, әти- әниләребезне гел искә алып догалар укыйбыз, мөселман бәйрәмнәрендә төп йортка кайтабыз, бергә жыелышып Корьән укытабыз аларның рухлары шат булсын, урыннары оҗмахта булсын дип. Безнең балаларыбыз, оныкларыбыз белән кичләрен фотоальбомнар карап, истәлекле вакыйгаларны искә төшереп уртаклашабыз. Алар безнең күңелләрдә шундый изге җанлы, тырыш, кешелекле, мәрхәмәтле, игьтибарлы, сөйкемле булып сакланыр буыннан буынга!
Әлфия Фаттахетдин кызы Гыйләҗева. 2024 ел, июль
Бу язманы әзерләүдә зур ярдәм күрсәткән Әлфия Гыйлаҗевага күп рәхмәтләребезне белдерәбез!