• Новости

    Туган конегез белэн, Фэния ханым!

    Туган көнегез белән, Фәния ханым!


              Бүген "Минем Бәзәкәм" сайтының актив волонтеры, авылыбызның һәм туган төбәге Әгерҗе якларының чын патриоты Фәния Зиннәт кызы Башарованың туган көне. Фәния ханым үзенең тынгысыз йөрәге, тырыш  иҗади хезмәте белән районыбызда һәм Татарстанда төрле бәйгеләрдә җиңеп, авылыбызның данын еракларга тарата. Шуның белән бер рәттә ул авылның яшьләре белән дә, өлкәннәре белән дә күп төрле даими эшләр алып бара. Ул оештырган "Хәят" группасы СВОга булышуда да, төрле культура чаралары оештыруда да әйдәп баручы. Рәхмәт Сезгә изге гамәлләрегез өчен, Фәния ханым! Сезгә алдагы тормышыгызда ныклы сәламәтлек, бәхет һәм шатлык тулы гаиләгез, балаларыгыз белән бергә озын гомер телибез! Сезнең илһам чишмәсе беркайчан да саекмасын, энергиягез гел ташып торсын!









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться