• Новости

    Нуретдинов Кираметдин-участник Первой Мировой войны

    Нуретдинов Кираметдин- участник первой мировой войны

    Нуретдинов Кираметдин 1894 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Нуретдин Ильясов һәм Фахреҗиһан Гыйбадуллина гаиләсендә туа. 1897 елдагы перепись вакытында гаиләләрендә абыйлары Гилметдин (1879 елгы), Зиятдин (1882 елгы), Хисаметдин (1887 елгы),Гайнетдин (1889 елгы), Фатхетдин (1893 елгы), апалары Бибифатыйма (1884 елгы) һәм Сәхибә (1892 елгы) була (А.Х.Махмутова. «Колыбель моя, Бизяки», стр.454, п.179). Аларның нәселе Бәзәкә авылы шәҗәрәсндә дә бар: Әмир-Исмагил-Низаметдин-Ильяс-Нуретдин-Кираметдин-Кәрим-(шәҗәрәгә язылмаганнар: Хаҗиәхмәт-Илдар). Кираметдин абзый авылдашыбыз Нуретдинов Кәрим абыйның әтисе, Илдар Нуретдиновның олы бабасы (прадед).

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач 20 яшьлек Кираметдинны солдат хезмәтенә алып 22-нче Түбән Новгород пехота полкына җибәрәләр. 1915 елның 16 июлендә «огнестрельное ранение лица, полученное возле Люблина (Польша)» диагнозы белән аны Петроградта Косая урамы 20-нче йортта урнашкан госпитальга салалар. Аннан дәвалануы беткәч, ул тагын үзенең полкына кире кайткандыр.

    Сугыштан соң Кираметдин абзый авылыбызга кайта, Гыйльмениса апа белән гаилә корып җибәрә. Аның нәсел тармагы бик киң таралып китә. Кираметдин абзыйның бердәнбер улы Кәримнең дә гаиләсендә бердәнбер улы Хаҗиәхмәт һәм кызлары Гөлсинә, Рәсимә, Әлфия һәм Гөлфия туалар. Алар инде Кираметдин абзыйның нәсел җепләрен алга таба тараталар...

     

         Бу язманы әзерләгәндә ярдәм иткән Илсияр һәм Илдар Нуретдиновларга зур рәхмәтләребезне юллыйбыз.

    Тулырак

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться