• Новости

    Нуруллин Ахмадиша- один из двух кавалеров Георгиевской медали 4 степени (За храбрость) из Бизяков

    Нуруллин Ахмадиша- один из двух кавалеров Георгиевской медали 4 степени (За храбрость) из Бизяков

         Нуруллин Әхмәдиша 1894 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Нурулла Мехамәтҗанов (1864 елгы) һәм Шәмсеямал Сайфетдинова (1867 елгы) гаиләсендә туа. Алар гаиләсендә 1897 елгы перепись вакытында бабасы Мехаматҗан Мәүлекәев (1830 елгы), әбисе Сафура Файзуллина (1827 елгы) һәм сеңлесе Минҗиһан (1897 елгы) була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.462, п.250). Соңыннан алар гаиләсендә Фаһинур, Әдия, Мулланур туалар.

         20 яшь тулгач Әхмәдиша абзыйны 1915 елда солдат хезмәтенә алып беренче бөтендөнья сугышы фронтларында сугышучы 8-нче Себер укчы полкына җибәрәләр.

    1915 елның 9 февралендә 8-нче Себер укчы полкы солдаты Нуруллин Әхмәдиша Варшава шәһәре янындагы сугышларда каты яралана: «в левое плечо и в область таза». Аны 1915 елның 7 апрелендә Петроградтагы Казачья урамы, 4 йорт адресында урнашкан эвакогоспитальгә салалар. Аннан инде Әхмәдиша абзыйны 1915 елның 20 апрелендә Петроградтагы Семеновско-Александровский хәрби госпиталенә (опереция ясау өчендер) күчерәләр.

         Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1915 елның 4 сентябрендә 8-нче Себер укчы полкы солдаты Әхмәдиша Нуруллин 510 187 номерлы 4-нче дәрәҗә Георгий медале (За храбрость) бүләкләнә.

         1925 елгы перепись документларында инде Нуруллин Әхмәдиша гаиләсендә 5 кеше булуы язылган. Ул бу вакытта әле яңа гына Гөлйөземгә өйләнгән була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.508, п.308). Соңрак гаиләләрендә Зәйтүнә (1927 елгы), Хәмәт (1929 елгы), Минеәхмәт, Мөнәвәрә (1936 елгы) һәм Хаҗиәхмәт (1939 елгы) туа.

         Сугышта алган авыр яралар 50 яшьлек Әхмәдиша абзыйны 1943 елда бакыйлыкка алып китә.

         Әхмәдиша абзый Нуруллинның тапшырылмый калган сугышчан бүләге 2023 елда Бәзәкә сабантуенда туганнарына тапшырылды. Түбәндә шул турыда язманы китерәбез:

    Сугышчан бүләкләр геройларын тапты

         Бәзәкә авылы сабантуенда сугыш елларында бәзәкәлеләргә тапшырылмый калган сугышчан бүләкләрне туганнарына тапшырдылар.

    Нуруллин Әхмадиша- 4-нче дәрәҗә Георгий медале кавалеры

         Бәзәкә авылыннан беренче бөтендөнья сугышында катнашкан һәм бүгенге көндә билгеле булган 122 кеше арасында 3 кенә кеше хөкүмәт бүләкләренә лаек булганнар(1 кеше 4 дәрәҗә Георгий кресты, 2 кеше 4 дәрәҗә Георгий медале). Шуларның берсе авылдашыбыз Нуруллин Әхмәдиша, Варшава шәһәре янында барган каты сугышларда яраланып бик күп госпитальләрдә дәвалана. 1915 елның 4 сентябрендә аны 4-нче дәрәҗә Георгий медале белән бүләкләү турында карар чыга. Әмма бу вакытта Әхмәдиша абзый инде Пермь шәһәрендәге госпитальдә булып, бүләген алмый кала.

         Бүген аның бүләген Нуруллин Әхмәдиша абзыйның күпсанлы гаиләсенә тапшырдылар.

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться