• Новости

    Юбилеегыз белэн, Фэния апа!

    Юбилеегыз белән, Фәния апа!

         Бүген хөрмәтле авылдашыбыз, "Минем Бәзәкәм" сайтын яратып укучы һәм үзенең истәлекле язмалары аркылы авылым тарихы белән еш кына таныштырып баручы Фәния апа Латыйпованың (Кәримова) күркәм бәйрәме-85 яшьлек юбилее.

         Еракта, чит җирләрдә яшәсә дә, үз авылын яратып, халкын хөрмәт итеп яшәүче якын туганымны (аның әтисе минем әнәй белән бертуганнар) чын күңелдән олуг бәйрәме белән котлыйсы килә.

         Фәния апа сугыш чоры баласы. Авылымның бик күп гаиләләре кебек, аларны да сугыш читләтеп үтми. Әтисе Галиәхмәт абай сугышта һәлак булып, дүрт баласы белән Гәйшә җиңгәй тол, балалар ятим кала. Шуңа карамастан, аларны җиңгәй зур авырлык белән, какмый-сукмый кеше итеп, тырыш, хезмәт сөючән, кешеләргә мәрхәмәтле итеп үстерә алган.

         Тормышымны да җайлармын, әзрәк акча эшли алсам әнәйгә дә ярдәм итәрмен дип, Фәния апа да башкалар кебек авылдан чыгып китә. Язмыш әллә кайдагы ерак Красноярск ягына илтеп урнаштыра. Шунда калып тырышып эшли, гаилә кора. Болай да ятим үскән Фәния апаны ачы язмыш тагын сыный, бердәнбер улын тартып ала. Зур югалту, авыр хәсрәт. Вакыт бу яраны да ямый, төзәтә, әммә йөрәктә гомерлеккә эзе кала. Тормыш сөючән Фәния апа бирешми, сызланса да сыгылып төшми. Үзендә яшәргә дәрт таба, һәр туган көнгә сөенеп яши. Алай гына да түгел әле, Железногорск шәһәрендә барган чараларда актив катнаша, шәһәр сабантуйларын ничәмә еллар алып бара. Хәттә Красноярск сабантуйларына да үзен гел чакырып торалар.

         Фәния апа, әйтүе буенча, туган авылын бер көнгә дә исеннән чыгармый, туганнарын сагынып еш кайта, араны өзми.

         Хәзерге авыр вакытта СВОдагы солдатларга аерым ярдәм күрсәтә. Үз куллары белән бәйләп җылы оекбашлар, ашау ризыклары, гуманитар ярдәмгә акчалата өлеш җибәреп тора. Авылыбызның сабантуена да, гаетләрдә дә мәчетебезгә үзеннән гел өлеш кертә. Үз туганнарына дисеңме, башка чит кешегә дисеңме, беркемне дә кире какмый, кулдан килгәнчә, булдыра алганча ярдәм итә.

         Олы йөрәкле, йомшак күңелле Фәния апа! Сине туган көнең белән ихластан котлыйбыз! Сиңа, синең тынгы белми торган активист йөрәгеңә сәламәтлек телибез. Имин тормышта Әхмәтгали җизни белән әле күп еллар бәхетле яшәргә язсын дигән теләкләр белән туганнарың Рәмзия Туктаманова, Рәфия Хакимова.

    Бәзәкә авылы, 31 июль









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться