• Новости

    Закиров Кираметдин Смоленск жирендэ сугыш кырында ятып кала

    Закиров Кираметдин Смоленск җирендә сугыш кырында ятып кала

    Матурлыгы өчен бу көннәрнең,

    Кемнәр генә корбан булмаган?

    Исемнәрен тарих безгәүзе-

                                                                                       Саклап килә ерак еллардан.

    Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндергән. Күпме еллар үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, бу вакыйгалар кабат искә төшә. Бу Җиңү көнен якынайту өчен күпме авылдашларыбызның гомере өзелгән. Менә шуларның берсе безнең газиз бабабыз - Закиров Кираметдин Закир улы. Ул күп балалы, Закир Шәрип улы (шәҗәрәләр буенча Мөхәммәтрәхим нәселе) белән Гөлҗиһан Фатхулла кызы гаиләсендә 1903 елда дөньяга килә. Аларның гаиләсендә барлыгы 12 бала була: Кираметдин, Әсма, Минҗиан, Шиабетдин, Минишаех ,Гильфанетдин, Кадерниса,

    Минебәдәр, Олы Бадерниса, Кече Бадерниса, Шамсекамал, Хаҗиахмәт. Туган авылында торып Кираметдин бабабыз әбиебез Шәймөхәмәт һәм Хөсниҗиһан кызы Фатыйма белән гаилә кора. Кираметдин бабай белән Шиабетдин бабай (ике бертуган) өйләнешеп, икесе бер милеккә йорт салып яши башлыйлар. Кираметдин бабабыз белән Фатыйма әбиебезнеңөч сабыйлары: Маһира апа, Сәетҗан абыйһәм әтиебез Минехан дөньяга аваз сала.

    1941 ел. 22 июнь таңы. Бу көнне, бу датаны белмәүче юктыр. Кырларда күкрәп игеннәр үсә.Авыл халкы, куанып шатланып,сабан туена әзерләнә. Бөтен җиргә кара кайгы алып киләчәк сугыш, нәкъ шушы вакытта башлана. Авылның уңган ирләрен, буй җиткән егетләрен , шул көннән үк сугышка ала башлыйлар.

    Сугыш дигән афәт бабабызның гаиләсен дә читләтеп үтми. 1941 елның 25 ноябрендә бабабызга повестка китереп бирәләр. Бу вакытка Маһира апабызга 6-7 яшьләр чамасы була, Сәетҗан абыебыз авырып кечкенә чакта үлгән була, әәтиебез Минехан бары тик 40 көнлек кенә сабый булып кала. Көтмәгәндә килгән бу сугыш хәбәре күпме хатын-кызны тол, ә сабыйларны әти назыннан мәхрүм итә. Фатыйма әбиебездә ике сабыен кочаклап бик авыр тормышта кала. Безнең бабабыз бик тырыш, бала җанлы кеше була. Ул сугышка киткән чакта: “Фатыйма, син бу балаларны ничектә аякка бастырырга тырыш инде, әгәр мин исән-сау кайта алмасам, үзеңә ярдәмче булырлар “- диеп васыят итеп әйтеп калдыра. Әбиебез Фатыйма фашистларны җиңеп, исән-сау кайтуын теләп озатып кала. Бу саубуллашу мәңгелеккә була. Кираметдин бабабызга исән- сау әйләнеп кайту насыйп булмый. Хат белән дә аралаша алмыйлар. Көннәрдән бер көнне, бабабызныңһәлак булуы турында хәбәр кәгазе килә. Әбиебезнең бабабыз белән күрешүөмете өзелә. Бу авыр елларда, әбиебез колхозда төрле эшләрдә эшли. Йортларында янгын чагып, кайгы да кичерергә туры килә. Ирсез тормыш арбасын тартуы бердәҗиңел булмый. Фатыйма әбиебез бабабызга булган керсез мәхәббәтенеңөмет чаткысына сүнәргә ирек бирмичә, яудан кайтмаган иренә тугрылык саклап, безнең Бәзәкә авылыбызда гомер итте. Һәм ул аны гомере буе сагынып яшәде, догаларыннан калдырмады. Бабабызның васыятен үти әбиебез, балаларын үстереп олы тормыш юлына чыгара. Бик күп авырлыклар кичергән әбиебез, әтиебез армия сафларыннан кайтуына, сукырайган була. Әбиебез Фатыйма соңгы сулышына кадәр улы Минехан, килене Гөлнәфис тәрбиясендә, оныкларының кадерле әбисе булып гомер кичерде. Әтиебез Минехан гомер буе: ”Мин әтиемнең йөзен дә күргән бала түгел, эх бер күрергә иде ”- дип әтисен сагынып яшәде.

    Безгә, бабагыз Суслонгерда ачлыктан үлгән дип сөйли иде. Еллар үтү белән, 2012 елны без, бабабыз турында кызыксынып эзләнә башладык. Һәм аның Смоленск өлкәсе Сычевка районы Абуражная авылында 1942 елның 5 декабрендәһәлак булып, шунда җирләнгәнен (беренче җирләнгән урыны) белдек (архив документы буенча опись-818883с дело-163 лист- 88 об). Сугыштан сон күп санлы аерым солдат каберләрен бер урынга җыеп җирләү башлана. Безнең бабабызны да район үзәге- Сычевка шәһәренең, үзәк шәһәр паркына урнашкан каберлеккә күчереп күмәләр. Үз-үзләрен аямыйча , илебез, халкыбыз тынычлыгы өчен башларын салган, сәламәтлекләрен калдырып кайткан, тол калган әбиләребезне онытырга хакыбыз юк. Алар мирас итеп калдырган матур тормышның кадерен белеп яшәү– безнең иң изге бурычыбыз. Шушы язмабызда искә алган инде мәрхүм булган әби -бабаларыбызның, әтиебезнең рухлары шат булсын, бездән хәердога булып барып ирешсен.

    Бу Закиров Кираметдин Закир улына багышланган истәлекләр язмасын оныклары Закиров Фәйзелхан Минехан улы, Закирова Дамира Минехан кызы яздылар.

    3 август 2024 ел.

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться