• Новости

    Сапжикин Акдо- кем икэн ул?

    Сапжикин Акдо- кем икән ул?

         Беренче бөтендөнья сугышы архивларында шундый кызыклы документ табылды: 1884 елда Бәзәкә авылында туган 122-нче Тамбов пехота полкы солдаты Сапжикин Акдо (фамилиясе дә, исеме дә дөрес язылмаган, билгеле) 1914 елның октябрендә-ноябрендә Перемышль шәһәре янында пленга төшкән. Аны ул вакыттагы Австро-Венгрия империясе составына (бүген Чехия Республикасы) кергән Миловице шәһәре янындагы военнопленныйлар лагеренә җибәрәләр. Шуннан якташыбыз исән калып авылыбызга кайта алдымы икән яисә үлеп калдымы икән- бу турыда башка бернинди дә документлар табып булмады. Ничек кенә булса да, Сапжикин Акдо- илебез өчен кан койган солдат һәм аның исемен ел саен мәчетебез әһелләре бөтен авылга яңгыратып догалар укыйлар.

    Тулырак

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться