• Новости

    Сабитов Шайхелахмат- участник 3-х войн

    Сабитов Шәйхеләхмәт Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында 1892 елда Сабит Хисматуллин (1849 елгы) һәм Нәзифә Габделнасыйрова (1849 елгы) гаиләсендә туа. 1897 елгы перепись вакытында алар гаиләсендә абыйлары Минешәйхи (1881 елгы), Шәймехәмәт (1885 елгы) һәм апасы Минебану (1890 елгы) була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.474, п.355).

         Шәйхеләхмәт абзый үз гомере дәвамында 3 сугышта катнаша: беренче бөтендөнья сугышы, гражданнар сугышы (туганнары сөйләүе буенча) һәм Бөек Ватан сугышы. Ходай саклаган үзен- авыр яраланса да, һәрвакыт исән-сау авылга әйләнеп кайта алган.

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач Шәйхеләхмәт абзыйны солдатка алып 73-нче Крым пехота полкына җибәрәләр. Аның белән бергә армиягә чакырылып бер үк полкта Бәзәкәдән Әхмәтшин Хәсәнша һәм Низаметдинов Шәрәфетдин (Низаметдинов Рәвиснең бабасы) дә хезмәт итәләр.

         Сабитов Шәйхеләхмәт абзый 1916 елның 26 июлендә Австрия фронтында бүгенге Беларус Республикасында Гродно өлкәсендәге Ворона авылы янындагы каты сугышларда яраланып 1-нче күчмә госпитальгә озатыла. Аның белән бергә яраланган Бәзәкә егетләре Әхмәтшин Хәсәнша һәм Низаметдинов Шәрәфетдин дә шул ук госпитальгә җибәрелә.

    1-нче күчмә госпитальдән 1916 елның 9 августында Шәйхеләхмәт абзыйны Украинаның Екатеринослав (бүген Днепропетровск, Днепр) шәһәрендәге 102-нче эвакогоспитальгә күчерәләр. Ул шунда дәваланып тагын үзенең полкына кайтып хезмәтен дәвам иткәндер.

         Сугыштан соң Шәйхеләхмәт абзый авылга кайта, Закирова Якутелҗинанга өйләнә. Аларның гаиләсендә кызы Гөлчирә (1925 елгы), уллары Мулланур (1928 елгы), Муллаян (1932 елгы) һәм Зиннур (1938 елгы) туа.

         Ләкин тыныч тормышы озакка сузылмый аның: 1942 елның 23 мартында Бондюг райвоенкоматы аны тагын солдатка ала. Шәйхеләхмәт абзый белән фронтка Бәзәкәдән Ахметзянов Сабир (1892 елгы, «За отвагу» медале кавалеры, башка мәгълүмәтләр табылмады), Зайнетдинов Фаттах (1898 елгы, Сталинград астында 31.08.1943 елда хәбәрсез югала), Ибатуллин Ибрагим (1918 елгы, әтием Калимуллин Хазинурның сводный абыйсы, 28.08.1942 елда на Волхов фронтында һәлак була), Хөснетдинов Хуҗа (1894 елгы, 24.071945 елда демобилизацияләнгән), Тухвагалиев Галимҗан (1904 елгы, башка мәгълүмәтләр табылмады), Хөснетдинов Габделхак (1914 елгы, сәламәтлек буенча комиссия үтә алмый һәм авылга кайта), Минигулов Минигали (1905 елгы, 7.05.1943 елда Ленинград фронтында һәлак була. Новгород өлкәсендә күмелгән), Фазлеев Нури (1893 елгы, 22.12.1944 елда Латвияда һәлак була. Поги хуторы янында күмелгән) китә.

         Курск дугасы янында барган «Кутузов» һөҗем операциясе (Орловская наступательная операция) вакытында 1943 елның 25 июлендә 806-нчы укчы полк солдаты Сабитов Шайхеләхмәт каты яралана һәм Тула шәһәрендәге 1859-нчы эвакогоспитальгә җибәрелә.

         1859-нчы эвакогоспитальдән 1943 елның 31 июлендә Шәйхеләхмәт абзыйны Сарапул шәһәрендәге 4021-нче эвакогоспитальгә күчерәләр. Шул госпитальдә дәвалагач аны 1943 елның 11 ноябрендә комиссовать итеп демобилизациягә җибәрәләр. Аның справкасында болай язылган: «Бондюкскому райвоенкому Татарской АССР. Направляю в ваше распоряжение красноармейца 806 стр.полка Савитова Рахмат (Шайхелахмат)1892 г.рождения, мобилизованного Вашим райвоенкоматом в 1941 году, б/п (беспартийный), неграмотного, колхозника, находившегося на излечении  в нашем госпитале с 31.07.1943г.по поводу ранения осколком мины в левую кисть. Врачебной комиссией ЭГ 4021 вследствие анкилоза левого лучезапястного сустава после осколочного ранения по ст.49 гр.1 приказа НКО №336 от 1940 г. признан негодным с исключением с учета. Приложение: свидетельство о болезни №259 и акт освидетельствования ВТЭК. Нач.госпиталя 4021 капитан медицинской службы Фельдман.»

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться