• Новости

    Сахабетдинов Минехуза пропал без вести в ходе «Брусиловского прорыва»

    Сахабетдинов Минехуза-пропал без вести в  ходе «Брусиловского прорыва»

         Сәхәбетдинов Миннехуҗа 1889 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Сәхәбетдин Ярмехәмәтов (1852 елгы) һәм Фахреҗиһан Таҗетдинова (1871 елгы) гаиләсендә дөньяга килә. 1897 елгы перепись вакытында алар гаиләсендә апасы Миннеҗиһан (1884 елгы), энесе Миннегали (1894 елгы), сеңлеләре Миннеәдия (1891 елгы) һәм Миннезифа (1896 елгы) була.

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач инде өйләнгән Миннехуҗа абзыйны солдатка алып 16-нчы Финляндия укчы полкына җибәрәләр. 1916 елның 6 августында «Брусилов прорывы» вакытында бүгенге Украина һәм Беларусь чиге тирәсендә Сәхәбетдинов Миннехуҗа хәбәрсез югала. Алга таба дәүләт архивларында да, А.Х.Мәхмүтованың «Колыбель моя Бизяки» китабындагы 1917 ел һәм 1925 ел переписьләрендә дә аның турында бер документ та табып булмады, кызганычка каршы. Пленга төшкәннәр арасында да аның исеме табылмады. Шуннан чыгып, Сәхәбетдинов Миннехуҗа абзый сугыштан авылыбызга кайта алмагандыр дип фараз итәбез. Урыны оҗмахта булсын ил солдатының! Аның исеме барыбер авылыбызга кайтты: ел саен мәчетебез әһелләре бөтен авылга яңгыратып аңа үзләренең догаларын багышлыйлар.

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться