Шакирова Накия Нәҗметдин кызы
2024 елның 9 июнендә Бәзәкә авылы сабантуенда авылыбызның хөрмәтле хезмәт ветераны Шакирова Накия апа «Бәзәкә авылы каршындагы хезмәтләре өчен» почетлы билгесе белән бүләкләнде. Түбәндә авылдашыбыз Фәния апа Латыйпова (Кәримова)ның Накия апага багышлаган язмасы белән таныштырабыз.
Накия апага юллыймын
Накия апа, мин авылдан еракта яшәсәм дә, Сабантуйда Сезне котлауларны карадым, ишеттем. Соңга калып булса да мин дә Сезне котлыймын авылыбызның югары бүләге белән, нык тазалык, озын гомер теләймен! Сез андый бүләккә күптән лаеклы кеше инде. Накия апа, мин Сезне үземне белә башлаганнан ук беләм.
Без бик еракта тормадык, Сез Хәдичә апаның яшьтәше. Кече яшьтән эшли башладыгыз, укымышлы булгач, гел авыл халкы белән аралашып яшәдегез. Иң беренче «избач» дидек Сезне. Мин Алиса Махмутова белән укый башлау белән йөрдем китаплар алырга, чөнки ярата идем укырга. Хәзер дә яратам укырга, язырга.
Аннан соң сельсоветта эшләй башладыгыз. Ул вакытта безнең әнәй кебек укый-яза алмаучылар бик күп иде. Сез вакытыгызны да кызганмадыгыз, өйләренә барып аңлата торган идегез. Сез шундый тыйнак, шәфкатьле, миһербанлы булганга авыл халкы Сезне хөрмәт итте, яратты. Шулай ук мин дә әнәйнең сөйләгәннәрен гомеремдә онытмам: «Фәния кызым, Накия апаң килде. Гәйшәттәй, Гәлиәхмәт абый белән язылышу кыягазыгыз бармы,»-дип сорады. Ә мин: «И, Накия җаным, үзе булмагач, бу кыягазың белән үбешәем мени дип күптән инде утка яктым»,-дидем. Ә Сез борчылып, Гәйшәттәй, ул кыягаз булса сезгә 10 сум пенсия (ул вакытта бик зур акча!) артыр иде дигәнсез. Берничә көннән әнәйне килеп сөендергәнсез, төптә (документларда) бар икән дип. Әнәй шуннан соң 40 сум пенсия ала башлаган. Безнең авылда күпме сугыш чорында тол калган хатыннар булды, күпме кешегә Сезнең ярдәмегез тигәндер! Рәхмәт Сезгә, әнәй гомер буе рәхмәт укыды.
Тагын бер вакыйга: әнәй үлгәч энем Шәрифҗан өйне оформить итмәде, чөнки ул чирле иде инде. Миңа кирәк түгел диде. Ә Сез аңа аңлаткансыз: «Шәрифҗан җаным, 10 елдан соң ул өй колхозга күчә, любой вакыт килеп җимерүләре бар»,- диеп. Шуннан соң Фәүзия (Шәрифҗанның хатыны) өйне оформить иткән. Мин уйлый торган идем инде: «Икесе дә юк, туган өебезне ватып ташлаганнардыр»,-диеп. Миңа 85 яшь тулу көненә туганым Фәйрүзә апа кызы Мәүлидә өйне фотога төшереп, миңа бик зур бүләк җибәрде! Миңа 85 яшь, ә әтәй сугыш алдыннан төзегән өйгә 84 яшь булды.
Накия апа, барлык яхшылыкларың өчен бик зур рәхмәт! Картлык көнеңдә үзең шикелле акыллы, тәүфыйклы, шәфкатьле балаларыңның тәрбиясендә таза-сау булып озак яшәргә язсын!
Гомереңнең кайсы чоры
Иң бәхетле, дисәләр.
Шунда кабат кайтыр өчен
Серле билет бирсәләр.
Сайлар идем туган йортта
Яшәгән рәхәт чакны.
Әти-әни исән булган
Бәхетле бала чакны.
Бу өйдә көенгән чак та, сөенгән чак та булды. 5 кеше гөр килеп яшәдек, ә ишек алдында яшьтәшләр белән чыр-чу килеп бала чакны үткәрдек. Хәзер яңа капка эшләгәннәр. Әтәй капкасы юк инде, бераз ямансу булып калды. Урам якта болындагы кебек печән үскән. Рәхмәт Мәүлидәгә, җаныма рәхәт булып калды. Накия апа бу фотго миңа Сездән дә бүләк булды. Сүземне түгәрәкләп тагын да рәхмәтемне әйтеп, таза-сау булып яшәргә язсын дип теләп калам.
Әнәй Гәйшә, әтәй Гәлиәхмәт кызы Фәния Латыйпова (Кәримова). Красноярск крае, Железногорск шәһәре, 2024 ел, август