Сиракаев Шигабетдин пропал без вести в Румынии
Сиракаев (Сираҗетдинов) Шиһабетдин 1886 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Әхмәдетдин Сираҗетдинов (1851 елгы) һәм Бибигафифа Мехәмәтшәрипова (1869 елгы) гаиләсендә туа. Алар гаиләсендә 1897 елгы перепись вакытында апалары Миниса (1880 елгы), Миниҗиһан (1883 елгы), сеңлесе Гайниҗамал (1890 елгы), энеләре Шаһигәлләм (1893 елгы) һәм Кираметдин (1895 елгы) була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.448, п.122).
Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Сиракаев Шиһабетдиннең нәсел җебе: Максуд-Сәйфи-Хисаметдин-Сираҗетдин-Әхмәдетдин-Шиһабетдин
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач 28 яшь тулган, инде өйләнергә дә өлгергән Шиһабетдин абзыйны солдат хезмәтенә алып 58-нче Прага пехота полкына җибәрәләр.
1916 елның 9 декабрендә Румынияның Рымник-Сэрат шәһәре янындагы сугышта Шиһабетдин абзый хәбәрсез югала. Алга таба военнопленныйлар карточкалары буенча аны эзләү бер нәтиҗә дә бирмәде. Бәлки ниндидер могҗиза белән аңа авылыбызга кайту бәхете ирешкәндер дип, Бәзәкәнең 1917 ел һәм 1925 ел переписьлары документларыннан эзләп карадык. Кызганычка каршы, аларда да Шиһабетдин абзый турында информация табылмады. Югарыда язылганнардан чыгып, Сиракаев Шиһабетдин Румыния җирендә мәңгелеккә ятып калгандыр дип фараз итәбез. Бәлки авылыбызда аның оныклары, оныкчыклары булып, үзләренең герой бабалары турында истәлекләре белән аралашырлар?