• Новости

    Тазетдинов Нуретдин погиб в Белоруссии

    Тазетдинов Нуретдин погиб в Белоруссии

         Таҗетдинов Нуретдин 1891 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Таҗетдин Шәрәфетдинов (1851 елгы) һәм Садихасафа Нигаматҗанова (1864 елгы) гаиләсендә туа. 1897 елгы перепись вакытында алар гаиләсендә апасы Минезифа (1889 елгы), энесе Фәрдетдин (1896 елгы) була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.458, п.210).

     

     

    Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Таҗетдинов Нуретдинның нәсел җебе: Хуҗаш-Бикташ-Ильяс-Шәрәфетдин-Таҗетдин-Нуретдин.

     

    Беренче бөтендөнья сугышы башлангач 24 яшьлек әле өйләнергә дә җитешмәгән Нуретдин абзыйны армиягә алалар һәм 36-нчы Себер укчы полкына җибәрәләр.

         1916 елның 17 июлендә Белоруссиядә Огинский каналы янындагы сугышта («Брусиловскиө прорыв») Нуретдин абзый һәлак була.

     

    Могҗиза булып, Нуретдин абзый исән калып, авылыбызга кайта алмады икән дип А.Х.Мәхмүтованың китабындагы 1917 ел һәм 1925 перепись документларыннан аның турында мәгълүмәтләр эзләп карадык. Кызганычка каршы бер документ та табылмады... 1917 ел переписендә аның әтисе Таҗетдин гаиләсендә әнисе, 21 яшьлек энесе (Фәрдетдин) һәм 1 яшьлек оныгы булуы гына күрсәтелгән (стр.499, п.425)...

          Нуретдин абзый Белоруссия җирендә мәңгелеккә ятып кала. Урыны оҗмахта булсын ил  солдатының!

    подробнее

    Бизякинцы на фронтах Первой Мировой войны

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться