Файрушин Әхмәдиша 1893 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Файруша Габделхакимов (1840 елгы) һәм Әсхабямал Камалетдинова (1867 елгы) гаиләсендә дөньяга килә. 1897 елгы перепись вакытында алар гаиләсендә Шаһидә Мехәмәтшарипова (1827 елгы), туганы Мехәмәтлачын (1877 елгы), үгәй әнисе Бибихәдичә Хисматуллина (1822 елгы) һәм энесе Дәүләтша (1897 елгы) була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.438-439, п.48).
Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Файрушин Әхмәдишаның нәсел җебе: Ярсәй-Габделхәким-Файруша-Әхмадиша-Әхмәтгәрәй, Зәки, Габделәзәл.
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач Әхмәдиша абзыйны солдат хезмәтенә алалар һәм 49-нчы Брест пехота полкына җибәрәләр. 1916 елның 24 июлендә Украинаның Львов өлкәсендәге Маркополь авылы янындагы сугышта Әхмәдтша абзый каты яралана. Аны хәтта үлгәннәр исемлегенә дә кертәләр. Бәхетенә каршы, ул исән кала һәм озак кына дәвалангач, Бәзәкәгә кайта.
Бөек Ватан сугышы башлангач Әхмәдиша абазый тагын солдат шинеле кия: 1942 елның 8 мартында Бондюг райвоенкоматы аны хәрби хезмәткә мобилизацияли.
Аның белән бергә Бәзәкәдән түбәндәге кешеләр армияга китә: Калимуллин Кираметдин (1893 елгы. Беренче бөтендөнья сугышы ветераны. Сугыштан 1945 елның августында кайта), Гильфанетдинов Гиләҗетдин (1895 елгы, сәламәтлеге буенча 1943 елның 5 октябрендә комиссовать ителеп авылга кайта), Әхмәтзакиров (Әхмәтҗанов) Мифтахетдин (1904 елгы. 1942 елның июнендә авылга кайта), Әхмәтшин Миннәхмәт (1893 елгы. Башка мәгълүмәтләр табылмады), Насифуллин Шагабетдин (1892 елгы. Беренче бөтендөнья сугышы ветераны. Авылга кайта, 1945 елда тагын хәрби хезмәткә алына), Газизов Галим (1896 елгы. Беренче бөтендөнья сугышы ветераны. Казандагы госпитальдә 1943 елның 17 мартында үлә), Шарафетдинов Мингазетдин (1892 елгы. Беренче бөтендөнья сугышы ветераны. Башка мәгълүмәтләр табылмады), Камалетдинов Гимазетдин (1894 елгы. Беренче бөтендөнья сугышы ветераны. Башка мәгълүмәтләр табылмады), Тухватуллин Минәхмәт (1895 елгы. Сәламәтлеге буенча комиссия үтми һәм 1942 елның 2 апрелендә авылга кайта), Башаров Шункар (1895 елгы. Сугыштан соң авылга кайта), Тухватуллин Минемехәмәт (1892 елгы. Сәламәтлеге буенча комиссия үтми һәм 1942 елның 2 апрелендә авылга кайта), Шарипов Гали (1896 елгы. Башка мәгълүмәтләр табылмады).
Бу сугыштан да исән калып Әхмәдиша абзый авылга кайту бәхетенә ирешә. Алга таба аның язмышы турында мәгълүмәтләр таба алмадык. Бәлки туганнары безгә язып җибәрерләр?