Чыныктырды хезмәт,
кара алтынга рәхмәт!
Рәвил Фәйзи улы Шибаев
Шигырьләр
3нче җыентык
Мин халыктан ерак түгел,
Дәрәҗәм юк дигән- “данлыклы”.
Халыкныкы, бары халыкныкы,
Бу исемнән ни бар кыйммәтле?
Бу исем бик миңа кыйммәтле!
Шуңа күрә Сезгә рәхмәтле!
(Р.Ф.Шибаев, 2024 ел)
Нефтьче гимны.
Безгә кирәк яхшы үзгәрешләр,
Кирәк бары алга барырга.
Нефтьчеләр безнең булдыралар,
Дан җырлыйбыз hәркөн аларга.
Мин яратам сине, Татар нефте,
Кара алтын-Халык байлыгы.
Көч бирәсең үрләр яулар өчен,
Куандыра синең барлыгың.
Яңа йортлар, юллар төзеләләр,
Чәчәк ата безнең Республика.
Кара Алтын үз өлешен кертә,
Рәсәй дигән бөек дәүләткә.
Мин яратам сине, Татар нефте,
Минем hөнәр-шуңа яратам.
Хезмәттәшләр бездә уңган, тырыш,
Булган өчен сине яратам!
Без беренче, без-Татар милләте,
Сынау үткән бик күп эшләрдә.
Без барабыз алга, бары алга,
Ышанычлар безнең яшьләрдә!
Мин яратам сине, Татар нефте,
Кара алтын-Халык байлыгы.
Көч бирәсең үрләр яулар өчен,
Куандыра синең барлыгың!
Туган көн.
Ап-ак карлар яуганда,
Туганмын матур җирдә.
Чишмә суын эчкәнмен,
Бик тиз үсеп җиткәнмен.
Әле генә унҗиде яшь иде,
Кай арада үтте бу гомер?
Бу зарлану түгел тормышыма,
Рәхмәт әйтәм, булганы шөкер!
Танышларым үзгәрмисең диләр,
Шулай ук яшь, гади hәм тырыш.
Үз-үземә бары мин ышандым,
Өйрәтә ул дуслар, бу-тормыш!
Искә алган өчен рәхмәт дуслар,
Сезгә дә мин телим уңышлар!
Гафу, гафу, гафу диеп әйтәм,
Булган булса миндә ялгышлар.
Әле генә унҗиде яшь иде,
Кай арада үтте бу гомер?
Үкенмим мин, яхшы дуслар таптым,
Сез булганга бүген мин шөкер!
Сез булганга дуслар, мең шөкер!
Ничек язасың?
Син ничек язасың диләр,
Матур шигырь юлларын?
Сулдан-уңга язам дим мин,
Кулымда бар каләмем.
Җавап бирәм мин шаярып,
Җитди түгел сорауга.
Күпләр хәтта тынып кала,
Минем кырыс карауга.
Син ничек язасың диләр,
Кайдан илhам аласың?
Сүзне-сүзгә ничек ялгап,
Туры юлдан барасың?
Сораулар күп, әмма ләкин,
Җавап табуы кыен.
Ярдәм итә hава, сулар,
Урмандагы ак каен.
Шигырьләрем күңел аша,
Йөрәк аша үтәләр.
Алар мине читләп үтми,
Иртән, кичен көтәләр.
Яңа Ел.
Яңа Елда “Яңа бәхет”-диеп,
Теләк тели бик күп кешеләр.
“Искесеннән” аермасын Раббым,
Аңлар мине үзем ишеләр.
Искә алсам, без кечкенә чакта,
Яңа Елны каршы алулар...
Абыйларның йонлы тунын киеп,
Мәктәп чыршысына барулар.
Кемдер аю, куян яки төлке,
Булып киенәләр иде дә...
Бу мизгелләр бүгенгедәй истә,
Бик күп еллар үтеп китсә дә.
“Вируслар” да куркытмыйлар иде,
“Өйдә генә утырыгыз”- диеп.
Кем уйлаган килер шундый көн диеп,
Йөрербез диеп, киеп битлекләр.
Еллар буе битлектә йөрибез,
Кайчан бетәр бәла белмибез.
Теләкләр бер, Яңа Елда бары,
Сау-сәламәт булыйк үзебез!