• Новости

    Фахретдинов Юнус погиб в боях в Белоруссии

    Фахретдинов Юнус погиб в боях в Белоруссии

        А.Х.Мәхмүтованың «Колыбыль моя, Бизяки» китабындагы документларны да, Бәзәкә авылы шәҗәрәсен дә җентекләп өйрәнү Фахретдинов Юныс абзый турында бернинди дә мәгълүмәтләр бирмәде, кызганычка каршы. Аның турында Россия архивында гына бердәнбер язма табылды (бу турыда түбәндә язырбыз).

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач Юныс абзый Бәзәкәдән хәрби хезмәткә чакырылып 165-нче Луцк пехота полкына җибәрелә. Белоруссиянең Гродно өлкәсе Новогрудск районындагы Любча авылы янындагы сугышларда (“Горлицкий прорыв”) 1915 елның 19 апрелендә ул һәлак була. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Юныс абзый белән бер үк көнне, шул ук Любча авылы янында 165-нче Луцк пехота полкы солдаты, бәзәкәле Миннехузин Минеәхмәт абзый да һәлак була. Шулай итеп ике Бәзәкә егете Белоруссия җирендә бер кабергә күмелеп мәңгелек тынычлык табалар...

          Бәлки, сугышка киткәндә инде Юныс абзыйның гаиләсе булып, балалары да булгандыр. Бүген бу язмаларны укып аның оныклары яисә оныкчыклары үзләренең бабаларының язмышын белә алырлар.

    подробнее

    Бизякинцы на фронтах первой мировой войны









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться