Котлыйбыз, Раушания Рифкатовна!
Август аеның соңгы көннәрендә Менделеевскида мәгариф хезмәткәрләренең еллык август конференциясе узды. Конференциядә районның иң яхшы мәгариф хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырылды. Шулар арасында безнең авылдашыбыз, гомеренең 38 елын балаларыбызны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган Вахитова Раушания Рифкать кызы да булуы аеруча куанычлы. Раушания Рифкатовнага Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе тапшырылды.
Хөрмәтле Укытучы, сезне чын күңелдән югары бүләккә ия булуыгыз белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч, күңел күтәренкелеге, җаваплы хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар телибез!