• Новости

    Хабибуллин Минахмат-участник первой мировой войны

    Хабибуллин Минахмат- участник первой мировой войны

        Хабибуллин (Хайбуллин) Минәхмәт 1885 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында  Хабибулла (Хайбулла) Төхбатуллин (1827 елгы) һәм Назифа Гобәйдуллина (1839 елгы) гаиләсендә туа. Алар гаиләсендә 1897 елгы перепись вакытында абыйлары Сибгатулла (1862 елгы), Хәсән (1867 елгы), Хөрмәтулла (1874 елгы), Хисмәтулла (1877 елгы) була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.452, п.165).

    Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, инде 30 яшь тулып үткән Минәхмәт абзыйны солдат хезмәтенә алып, 65-нче Себер укчы полкына җибәрәләр. 1917 елның 17 августында Минәхмәт абзыйны «Воспаление роговицы оболочки правого глаза» диагнозы белән Вяткадагы (бүген Киров шәһәре) 2-нче госпитальгә салалар. Бу сугыш бетә башлаган вакыт икәнен искә алсак, Хабибуллин М. шуннан авылга кайткандыр дип уйлыйбыз.

        1925 елгы перепись документларында Хайбуллин (Хабибуллин) Минәхмәт абзый гаиләсендә 3 кеше булуы күрсәтелгән (стр.506, п.204). Болар ул үзе, хатыны, беренче баласыдыр инде. Бәзәкә авылы шәҗәрәсендә Минәхмәт абзыйның 2 улы (Нури, Мулланур) булуы язылган. Бәлки әле кызлары да булгандыр (аларны шәҗәрәгә язылмыйлар). Балалары, оныклары бу язманы укып үзләренең әтисе-бабасы турында истәлекләре белән безне таныштырырлар?

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться