Хабибуллин Мухамет Сибгатуллович-учитель, участник первой мировой войны
Хабибуллин Мехәмәт Сибгатулла улы 1887 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Сибгатулла Хабибуллин (1854 елгы) һәм Бибифатыйма Низаметдинова (1859 елгы) гаиләсендә туа. 1897 елгы перепись вакытында алар гаиләсендә энеләре Шәйхеләхмәт (1893 елгы), Нурмехәмәт (1896 елгы) була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.458, п.215). Бәзәкә авыл шәҗәрәсендә соңрак гаиләләрендә Шәриф, Габдулла, Гәли һәм Миңлекәй тууы күрсәтелгән. Нигәдер шәҗәрәдә Миннемехәмәт абзый турында язылмаган. Яисә Миңлекәй буламы икән Мехәмәт абзый бу язмада? Шулай булса Мехәмәт абзыйның ике улы: Шәйхеләхмәт һәм Шайхенур була. Бәлки кызлары да булгандыр, ләкин аларны шәҗәрәгә кертмәгәннәр ул вакытта.
Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Хабибуллин Мехәмәт абзыйның нәселе: Сәлиш-Галикәй-Хабибулла-Сибгат-Миннемехәмәт (Миңлекәй)-Шәйхеләхмәт, Шайхенур.
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач 28 яшьлек (бу вакытта ул архив документлары буенча инде өйләнгән булган) укытучы булып эшләүче Мехәмәт абзыйны хәрби хезмәткә алып, башта яшь солдатларны әзерләп марш роталары белән фронтка җибәрә торган 205-нче запас пехота батальонына (дислокациясе: Смоленск өлкәсендәге Вязьма шәһәре) ефрейтор итеп җибәрәләр. Монда инде аны кече командир-ефрейтор итеп куюлары аның укытучы тәҗрибәсе булуын искә алудан булгандыр. Шунда хезмәт иткәндә чирләгәч Мехәмәт абзыйны 1915 елның 5 мартында Вязьма шәһәрендәге госпитальгә салалар.
В архивном документе написано: Хабибуллин М., 28 лет, женат, учитель (редкий случай для того времени в армии!). Принят в госпиталь в Вяземском уезде Смоленской области.
Алдагы архив документларында Минзәлә өязе Останково волостендагы Кугашево авылыннан (Мехәмәт абзый шушы авылда укытучы булып эшләп армиягә дә шуннан алынгандыр) 54 Минск пехота полкы рядовое (ефрейтордан рядовойга әверелгән! -бу писарьларның ялгышы микән яисә Мехәмәт абзый революцион хәрәкәттә катнашып ефрейтор званиесеннән төшерелеп запас батальоннан фронтка солдат итеп җибәрелде микән?) Хабибуллин Мехәмәтне 1915 елның 29 ноябрендә Белоруссиядә Ужницы елгасы (Ужница, Летчанка (белор. Ужні́ца) — река в Витебском районе, левый приток реки Шевинка (бассейн Западной Двины) янындагы сугышта яраланып 1915 елның 8 декабрендә Киев шәһәрендәге 2-нче госпитальгә салалар.
Тарихи справка:
Кугашево
Куга́шево (тат. Күгәш) — деревня в Тукаевском районе Республики Татарстан России. Входит в состав Семекеевского сельского поселения. Население 153 чел.(2020 год)
Деревня находится в северо-восточной части Татарстана, в лесостепной зоне, на левом берегу ручья Кугашевского, вблизи реки Буклы, к югу от автодороги М7, в 26 км к юго-востоку от города Набережные Челны, административного центра района.
Архив документларының берсендә 420-нче Сердобск пехота полкы рядовое Мехәмәт абзый 1916 елның 4-6 июнендә хәбәрсез югалды дип язылан. Беренче тапкыр ярасы авыр булып госпитальдә озак дәвалангач ниндидер сәбәп белән аны 54-нче Минск пехота полкыннан 16-маршевый запасной батальон (документларда шулай күрсәтелгән) белән 420-нче Сердобск пехота полкына күчергәннәр.
Бәхеткә каршы, Мехәмәт абзый «хәбәрсез югалмый», исән кала. Бу полк писаренең ялгышлыгы ахрысы. Икенче документта аның шушы ук вакытта сугышчан бәрелештә яралануы күрсәтелә (түбәндәге документ).
1916 елның 17-21 сентябрендә ул Украинаның Львов өлкәсендәге Броды шәһәре янында барган сугышта сул аягы пуля белән яраланып тагын госпитальгә эләгә.
Мехәмәт абзый сугыштан исән калып кайта алдымы икән, яисә гражданнар сугышында башын салдымы икән, бәлки авылга кайтмыйча Күгәш авылына кайттымы икән, әллә берәр шәһәргә киттеме (зур белемле кеше булган бит вакыты өчен!) икән? А.Х.Мәхмүтованың китапларындагы 1917 елгы һәм 1925 елгы перепись документларында аның турында бер язма да табып булмады. Бәзәкә авылы шәҗәрәсендә аның ике улы (бәлки кызлары да булгандыр?) булуы язылган. Алар сугышка кадәр туган булулары да мөмкин, чөнки аны солдатка 28 яшьтә генә алалар. Әгәр оныклары, оныкчыклары бу язманы укып үзләренең бабалары турында язарлар безнең сайт укучылырына?