Туган көнең белән, Рәмзия сеңлем!
Сине туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа бары иң яхшы теләкләребезне җиткерәсебез килә. Алдагы тормышыңда исәнлек-саулык, тауфыйклы, ихтирамлы балаларың, оныкларың белән тыныч-бәхетле, шатлык-куанычларга гына ирешеп яшәүеңне телибез.
Рәмзия сеңлем! Йортыңнан иман нуры китмәсен, күңелең җылылыгы сүрелмәсен, һәрвакыт ихлас, кешелекле, мәрхәмәтле, гүзәл булып калырга язсын! Зур рәхмәт туганлык җепләрен өзмәй һәрвакыт телефоннан шалтыратып торуыңа, үзеңә меңе белән кайтсын!
Үтсә үтсен гомер, үтә бирсен,
Еллар саны безгә берни түгел.
Матурлыкны әгәр күрә белсәң,
Унсигездә булыр һәрчак күңел.
Вакыт чаба диеп борчылмаек,
Чапсын әйдә, тктап тормасын.
Үткән чакта безне кочып алып,
Ак бәхеткә кенә чорнасын.
Агым судай ага бирсен гомер,
Суы гына берүк кипмәсен.
Аккан судай йөрәк юлын тапсын,
Яшәү авыр диеп типмәсен.
Килер бер көн... Үткән гомереңә,
Бәя җирерсең син тын калып.
Яшик әле мизгел гомерләрнең,
Кадерен белеп... Моңга уралып.
Туган көнең котлы булсын!
Ерактагы туганың Фәния апаң һәм Әхмәтгали җизнәң. Красноярск крае, Железногорск шәһәре, 2024 ел, 8 сентябрь