Хасанов Фазлиахмат- участник первой мировой войны»
Хәсәнов Фазлыйәхмәт 1878 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Хәсән Шәрәфетдинов (1845 елгы) һәм Фәхреҗиһан Габделгәлләмова (1853 елгы) гаиләсендә туа. Гаиләләрендә тагын энеләре Зәйнетдин (1881 елгы), Миннехуҗа (1887 елгы), Әхмәтситдыйк (1893 елгы), сеңлеләре Гөлҗиһан (1884 елгы), Шәмсеҗиһан (1889 елгы) һәм Бибикамал (1891 елгы) була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки, стр.446, п.106).
Бәзәкә авылы шәҗәрәсеннән. Хәсәнов Фазыйәхмәтнең нәселе: Сәгыйр-Зәйнелбашар-Низаметдин-Шәрәфетдин-Хәсән-Фазыйәхмәт-Галиәхмәт-Хаҗи, Нури.
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач 36 яшь тулган инде өйләнгән Фазлыйәхмәт абзыйны 1914 ел азагында армиягә алып 95-нче Красноярск пехота полкына җибәрәләр. 1915 елның 19 февралендә Польшада Моцарже авылы янындагы сугышта Фазыйәхмәт абзый беренче тапкыр яралана.
1915 елның 1 августында Хәсәнов Ф. Польшаның Критулы авылы (Белосток шәһәре янында) янындагы сугышта икенче тапкыр яралана һәм Новгород губерниясендәге 2-нче госпитальгә җибәрелә.
Өченче тапкыр госпитальгә Фазлыйәхмәт абзый инде сугыш азагында «острый энторит» диагнозы белән башта Петроград шәһәрендәге 320-нче запас кыр госпиталенә, ә аннан 1917 елның 15 мартында Режице (бүген Резекне шәһәре, Латвия) шәһрендәге 426-нчы запас кыр госпиталеә җибәрелә. Шуннан инде ул авылыбызга кайткандыр.
1917 елгы перепись документында 40 яшьлек Хәсәнов Фазлыйәхмәт гаиләсендә 35 яшьлек хатыны, 12 һәм 10 яшьлек уллары, 5 һәм 3 яшьлек кызлары булуы язылган (стр.492, п.289).
1925 елгы переписьта Хәсәнов Фазлый гаиләсендә 3 кенә кеше булуы күрсәтелгән. Уллары үсеп өйләнеп башка чыктылар микән? Хатыны һәм кызлары исән-сау булдылар микән?