• Новости

    Хафизов Латыйф- участник первой мировой войны

    Хафизов Латыйф-участник первой мировой войны

         Хафизов Латыйф Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында 1895 елда Әхмәтхафиз Якупов (41 яшь) һәм Мәрһәбәямал Низаметдинова (30 яшь) гаиләсендә туа. Алар гаиләсендә 1897 елгы перепись вакытында бабасы Якуп Идрисов (71 яшь), абыйлары Мехәмәтзакир (11яшь), Хөсәен (5 яшь), апасы Сәрбиямал (9 яшь) була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр 435, п.23). Ул вакытта переписьта «Мехәмәтлачын» дип язылганы Латыйф булырга тиеш. Ул вакытта еш чирләгән баланың исемен алмаштыру гадәте булган.

    Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Хафизов Латыйф нәселе: Субай-Баязит-Идрис-Якуб-Хафиз-Латыйф, Хөсәен, Мехәмәтҗан (ул 1897 елгы переписьтан соң тугандыр). Нигәдер шәҗәрәдә Мехәмәтзакир күрсәтелмәгән, бу шәҗәрә «Якуб Закирлары» нәселе дип язылса да.

         Хафизов Латыйф беренче бөтендөнья сугышы башлангач әле буйдак килеш армиягә алынып, 188-нче Карс пехота полкына җибәрелә. Украинаның Тернополь өлкәсендәге Желнувка авылы янындагы сугышта 1916 елның 22 сентябрендә беренче тапкыр яраланып 47-нче пехота дивизиясенең «перевязочный отрядына»  җибәрелә.

       1917 елның 16 июлендә Украинаның бүгенге Ивано-Франковск өлкәсендәге Подвысоки авылы янында Латыйф абзый икенче тапкыр яраланып тагын 47-нче пехота дивизиясенең «перевязочный отрядына» җибәрелә.

         Сугыштан соң Латыйф абзый исн-сау булып авылыбызга кайта. 1917 елгы переписьта ул абыйсы Хафизов Мехәмәтзакир гаиләсендә тора дип күрсәтелгән: «б(рат) 25 (лет)» (стр.481, п.62). Аның алдагы язмышы турында бу язманы укыгач бәлки туганнары язар безгә?

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться