• Новости

    Мэулид бэйрэме

    Мәүлид бәйрәме

    Нигә икән бүген көн бик матур

    Күктә кояш көлеп торгангамы?

    Әллә инде изге җир йөзенә

    Мөхәммәд (с.г.в) пәйгамбәр тугангамы?

     

    Бүгенге көн Мәүлид-ән-Нәби дип

    Аталадыр элек-электән.

    Газиз җирем үзе ул туганны

    Ничә гасыр зарыгып көткән!

     

    Һәм килгән ул бөек Раббым сүзен

    Корьән сүзен җирдә тараткан.

    Йомшак холык, гадел хөкем белән

    Тугры сүзе белән дин алган.

     

    Бар дөньяга якты нурын сибеп

    Кояш балкый зәңгәр күгендә.

    Олуг көннең-Мәүлид бәйрәменең

    Тантанасы бүген күңелдә.

     

    Кеше генә түгел, фәрештәләр

    Ирештерә аңа сәламен.

    Бәйрәм итә бүген бөтен халык

    Мөбәрак көн- Мәүлид бәйрәмен.

     

    Рәмзия Туктаманова, 10.09.2024 ел









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться