• Новости

    Хафизов Хусаин-участник первой мировой войны

    Хафизов Хөсәен Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында 1886 елда Әхмәтхафиз Якупов (41 яшь) һәм Мәрһәбәямал Низаметдинова (30 яшь) гаиләсендә туа. Алар гаиләсендә 1897 елгы перепись вакытында бабасы Якуп Идрисов (71 яшь), энеләре Хөсәен (5 яшь), Мехәмәтлачын (Латыйф) апасы Сәрбиямал (9 яшь) була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр 435, п.23).

    Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Хафизов Хөсәен нәселе: Субай-Баязит-Идрис-Якуб-Хафиз-Хөсәен, Латыйф,  Мехәмәтҗан (ул 1897 елгы переписьтан соң тугандыр). Нигәдер шәҗәрәдә Мехәмәтзакир күрсәтелмәгән, бу шәҗәрә «Якуб Закирлары» нәселе дип язылса да. Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Хафизов Латыйф нәселе: Субай-Баязит-Идрис-Якуб-Хафиз-Латыйф, Хөсәен, Мехәмәтҗан (ул 1897 елгы переписьтан соң тугандыр). Хафизов Хөсәен беренче бөтендөнья сугышы ветераны Хафизов Латыйфның олы абыйсы (аның турында сайтта инде язма куелды).

     

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач 28 яшьлек Хөсәен абзыйны 1914 елда армиягә алалар һәм 89-нчы Беломорск пехота полкына җибәрәләр. 1914 елның 26-28 августында «Галиция операциясе» барышында Польшаның Люблин губерниясендәге Ополе посады янында ул яраланып 23-нче пехота дивизиясенең «перевязочный пунктына» озатыла.

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться