Хисаметдинов Камалетдин-участник первой мировой войны
Хисаметдинов Камалетдин («Агальтын» дип язылган архив документында) 1877 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Хисаметдин Бәдретдинов (1850 елгы) һәм Хәбибямал Галиева (1852 елгы) гаиләсендә туа. 1897 елгы перепись вакытында алар гаиләсендә апасы Гөлҗиһан (13 яшьтә) һәм энесе Минһаҗетдин (4 яшьтә) була. Альта апа китабындагы документларда алар гаиләсе «типтәрләр» (чыгышлары белән авылдан түгел, ә читтән килгәннәр) дип язылган (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.449, п.132). Шуңа күрәдер инде алар нәселе турында язма Бәзәкә авылы шәҗәрәсендә табып булмады. Шулай ук 1917 елгы һәм 1925 елгы переписьларда да алар күрсәтелмәгән. Гаиләләре авылдан күчеп китмәдеме микән алар?
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач инде 40 яшькә якынлашып килгән Камалетдин абзыйны солдат хезмәтенә алып 15-нче Финляндия полкына җибәрәләр. Аны 1916-17 елларда армиягә алган булырга тиешләр- ул вакытта инде яшь солдатлар җитмәү сәбәпле 30-40 яшьлек ир-атларны да фронтка ала башлыйлар.
1917 елның 3 октябрендә Көнбатыш Украинадагы (Ивано-Франковск яисә Черновицы өлкәсендә) Дубовцы авылы янында сугышта яраланып аны Киев шәһәрендәге госпитальгә салалар.
Кызганчка каршы, Хисаметдинов Камалетдиннең сугыштан соңгы язмышы турында мәгълүмәтләр табып булмады... Бәлки аның оныклары, оныкчыклары бу язманы укыгач үзләренең бабалары турында истәлекләрен безнең сайтка язып җибәрерләр.