Әссәламәгәләйкум вә рахматуллахи вә бәрәкәтух.
Хөрмәтле авылдашлар!
Мәүлид айлары мөбәрәк булсын! 20 сентябрьдә Җомга көнне мәчетебезгә актив йөрүче бабайларыбыз, ир-егетләребез белән истәлек өчен фотога төштек. Аллаһе Тәгалә Мәүлид айларында укыган догаларыбызны, 5 вакыт намазларыбызны үзенең рәхмәте белән кабул итсен, авылыбыз халкына үзенең бәрәкәтен иңдерсен. Сугыш афәтләре туктап, ир-егетләребез торган җирләренә, туган нигезләренә, әти-әниләренә, семьяларына исән-сау кайтырга насыйп булсын!
Мәчет шурасы.
24.09.2024 ел.