• Новости

    Хисаметдинов Нигматзян- участник первой мировой войны

    Хисаметдинов Нигматзян-участник первой мировой войны

         Хисаметдинов Нигмәтҗан 1885 елда Алабуга чязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Хисаметдин Низаметдинов (1837 елгы) һәм Фәхреҗиһан Хөсәенова гаиләсендә туа. Алар гаиләсендә 1897 елгы перепись вакытында  әтисенең апасы Гәзизә Низаметдинова (70 яшьтә), апасы Минекамал (17 яшьтә), абыйсы Гимазетдин (33 яшьтә) ҺӘМ хатыны Латыйфа Файзуллина (28 яшьтә) балалары Миниямал (5 яшьтә) һәм Гөлҗиһан (1 яшьтә) белэн була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.464, п.265).

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач 30-нчы яше белән барган Нигмәтҗан абзыйны солдат хезмәтенә алып 95-нче Красноярск пехота полкына җибәрәләр. 1915 елның 28 июлендә Польшаның Белосток повятындагы Ново-Грабово авылы янында сугышта Хисаметдинов Нигматҗанны хәбәрсез югалды дип язалар полк журналында. Бәхеткә каршы, ул башы һәм күкрәге контузияләнеп җир белән күмелгән була. Соңрак аны сугышчан дуслары 1915 елның 1 августында сугыш кырында табып алалар һәм башта Мәскәү шәһәренә, соңрак Кострома шәһәрендәге госпитальгә җибәрәләр. Бу турыда «Уведомление о приеме раненого...» карточкасында язылган.

       Сугыш беткәч Нигмәтҗан абзый авылга кайта. 1917 елгы перепись документларында аның гаиләсендә 28 яшьлек хатыны һәм 2 яшьлек улы булуы язылган (стр.480, п.34)

       1925 елгы перпись документларында Хисаметдинов Нигмәтҗан гаиләсендә 4 кеше булуы күрсәтелгән (стр.509, п.377). Болар Нигмәтҗан абзый белән хатыны һәм ике уллары Галимҗан белән Сәетҗан буладыр инде.

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться