• Новости

    Хисамединов Минахмат пропал без вести на первой мировой войне

    Хисаметдинов Минахмат- участник первой мировой войны

         Хисаметдинов Минәхмәт 1896 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Хисаметдин Сәйфетдинов (1855 елгы) һәм Гөлҗиямал Мехәмәткәримова гаиләсендә туа. 1897 елгы перепсиь вакытында алар гаиләсендә тагын абыйсы Миннехуҗа (3 яшьтә, нигәдер ул Бәзәкә авылы шәҗәрәсендә күрсәтелмәгән...) була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.433, п.7).

    Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Хисаметдинов Минәхмәт нәселе: Биктимер-Зәйнетдин-Сәйфетдин (Сәхәбетдин дип язылган)-Хисаметдин-Минәхмәт-Миннемехәмәт

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач яшьли өйләнгән Минәхмәт абзыйны 1915 елда армиягә алып 53-нче Волынск пехота полкына җибәрәләр. Сугышка киткәч, аның Миннемехәмәт исемле улы туа.

        1915 елның 15 маенда 53-нче волынск пехота полкы солдаты Хисаметдинов Минәхмәт сугышчан бәрелеш вакытында хәбәрсез югала. Башка архив документларында аның турында берни дә табып булмады. Военнопленныйлар списогын өйрәнү дә Минәхмәт абзый турында мәгълүмәтләр бирмәде. Моннан чыгып, кызганчка каршы, ул сугыш кырында ятып калгандыр дип уйлыйбыз.

         1917 елгы перепись документларында Минәхмәт абзыйның әтисе Сәйфетдинов Хисаметдин гаиләсендә ул үзе, хатыны, 19 яшьлек улы (ул 1897 елгы переписьтан соң 1898 елда туган) һәм 15 яшьлек кызы булуы күрсәтелгән (стр.479, п.29). Монда инде Минәхмәт абзый юк. Шулай ук 1925 елгы переписьта да аның турында язма юк.

         Сугыш кырында яшьли башын салган Хисаметдинов Минәхмәт абзый барыбер онытылмады һәм аның исеме ел саен мәчетебездә авыл аксакаллары догаларында бөтен авылга яңгырый. Зур рәхмәт шуның өчен безнең хөрмәтле мәчет әһелләренә!

    Тулырак

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться