М.Җәлил тормышы һәм иҗаты
Бәзәкә авыл китапханәсендә урта мәктәп белән берлектә (директоры Л.С Шакиров) 8-9 сыйныф укучылары өчен татар шагыйре, Ленин премиясе лауреаты, Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән Советлар Союзы Герое М. Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган «М.Җәлил. Тормышы һәм иҗаты»дигән темага интеллектуаль уен үткәрелде.
Уенда 8нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары катнаштылар. Укучылар ике командага бүленеп, үткәннән бүгенгегә параллель үткәрделәр -танылган шагыйрь тормышының кызыклы мизгелләрен искә төшерделәр, иҗатының зур өлешен алып торган Бөек Ватан сугышы темасы буенча сорауларга җавап эзләделәр. Программа берничә раундта үтте, һәр этап билгеле бер темага багышланды. Чара җанлы шартларда узды, балалар белемнәрен күрсәттеләр һәм беррәттән үзләре өчен күп яңалыклар ачтылар. Дөрес җаваплар өчен командалар баллар җыйдылар.
Уен ахырында Бәзәкә урта мәктәбе укытучысы Закирова Г.Ш. уенга йомгак ясады. Күбрәк баллар җыеп, «Красные ромашки»командасы җиңүче булды. Әлеге чара «Пушкин картасы» буенча үткәрелде.
Ф.Башарова