• Новости

    Хурматуллин Мингазетдин- участник первой мировой войны

    Хурматуллин Минжер?(Мингазетдин)- участник первой мировой войны

         Хөрмәтуллин Минжер (архив документында шулай язылган, бу Минһаҗетдин булырга тиештер) архив документларында Вятка губерниясендә Еловский (Елабужский) уездында Салагыш волостендагы Иске Бәзәкә авылында 1895 елда туган дип язылган. Бәзәкә авылы шәҗәрәсендә бер генә Хөрмәтуллин Минһаҗетдин табылды. Ул беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган Хөрмәтуллин Шаһидулланың (аның турында сайтта язма булды) энесе булырга тиеш.

    Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Хөрмәтуллин Мингазетдин нәселе: Батыргәрәй-Балтай-Рәхмәтулла-Гыйззәтулла-Хөрмәтулла-Минһаҗетдин-Фәрәхетдин.

         А.Х.Мәхмүтованың китапларындагы тарихи документларда Хәрмәтуллин Минһаҗетдин турында язмалар табып булмады. Ул перепись вакытында авылдан күчеп киткән булдымы икән яисә авылда башка фамилия белән йөрдеме икән?

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач 19 яшьлек Минһаҗетдинне солдатка алып Россия империясенең көнбатыш чикләрендә урнашкан 22-нче Түбән Новгород пехота полкына җибәрәләр.

         1915 елның 9 июлендә Польшада Люблин шәһәре янындагы сугышларда яраланып ул 1915 елның 21 сентябрендә Тула шәһәрендәге 120-нче кыр запас госпиталенә салына.

        Минһаҗетдин абзый дәвалануы тәмамлангач тагын үз полкына кайткандыр. Шәҗәрәдә аның Фәрәхетдин исемле улы булуы ул сугыштан исән кайтып гаилә корган дип фараз итәргә мөмкинлек бирә. Бәлки авылда аның нәселе әле бүген дә яшидер?

    Тулырак

     

     

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться