Минем хөрмәтле укытучым
Бәзәкә мәктәбендә 10 ел уку дәверендә безне укыткан укытучыларыбыз бүгенгедәй хәтеремдә. Кайсыдыр укытучыдан бераз курка идек, кайсыдыр укытучыны бик ярата идек, кайсыдыр укытучыны үзебезнең тиңдәш итеп күрә идек. Ә минем хәзер укытучым Сабитова Роза апа турында әйтеп китәсем килә. Роза апа безне 5-7 классларда рус теле hәм грамматикадан укытты hәм безнең класс җитәкчесе дә иде. Роза апа хәзер дә күңелемдә шундый булып калды: яшь, бик матур, русча чиста итеп сөйләшә (без авыл балалары өчен бу бик тә зур тәэсир иткән, күрәсең). Мин Роза апага саклык белән генә карап, сокланып утыра идем. Роза апа дәресендә вакытның ничек узганын да сизми идек, рус грамматикасы буенча ул шундый төпле белем бирде, ул белем, үзләштерелгән белем, онытылмый икән. Татар мәктәбендә укып, рус телендә дөрес итеп яза белүем - бу Сезнең хезмәтегез! Рәхмәт Сезгә, укытучыбыз Роза апа, безгә ныклы, төпле белем биргәнегез өчен! Укытучылар көне белән котлыйм Сезне! Исән- сау, сәламәт булып озын гомер телим Сезгә!
48 ел элек Бәзәкә мәктәбен тәмамлаган укучыгыз Ферая Мөхәмәтҗанова (Зиннатуллина), Түбән Кама шәһәре, 2 октябрь, 2024 ел