• Новости

    Укытучылар коне белэн!

    Укытучылар көне белән!

       Менә тагын укытучылар көне килеп җитә. Күңелгә мәктәптә беренче адымнарымны ясаган Бәзәкә мәктәбе искә төшә. Нинди яшь идек ул чакта! Әти-әни исән, туган авылда эшлим, таныш укытучылар. Кайберләре таныш кына түгел, мине укытканнар. Алда матур планнар. Бераз куркыта да....

         Ул еллар бик тиз үтеп китте. Аннан соң кайда гына эшләмәдем, яшәмәдем, ә туган авыл һәрвакыт күңелдә. Кемнәр исән, кемнәр юк инде. Минем белән эшләгән байтак кына укытучылар исә-сау әле, аллага шөкер. Зайнак абый, Шәмсия апа, Роза апа, Галия апа, Гөлмәрьям, Рәмзия, Зиганшин Габделхәй, Сәләхи, Нурфаез, Саяра, Ильдия - бу укытучылар барысы да мин эшләгән дәвердә коллегаларым булдылар. Бик күңелле, дус яшәдек һәм эшләдек. Төрле чак булды - көлгән чаклар да, елаган чаклар да, ләкин алар барысы да яшьлек тормышы булып истә калган. Тырышып эшләдек, балаларга ныклы белем, тәрбия бирү  теләге белән яндык, өстәмә эшләрне дә зарланмыйча башкарып чыктык.

         Кадерле  укытучылар! Барыгызны да үзебезнең һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм, сәламәтлек, бәхет, тыныч күк йөзе телим! Әле шулай матур гына яшәргә язсын!

                                                    Әнисә Мәхмүтова, Алабуга шәһәре, 4.10.2024

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться