• Новости

    Хормэтле укытучым (сайт архивыннан)

     

    Хөрмәтле укытучым

    (Марсель Гыймазетдинов истәлекләре)

     

    Алдымда истәлекле ике фоторәсем. Икесендә дә бер үк кешеләр. Беренчесендә – моннан 13 ел элек төшерелгәнендә – нәни укучылар уртасында безнең класс җитәкчесе Рәшит абый Бәшәров. Икенчесендә – үсмер егетләр, кызлар. Алар арасында чәчләренә чал кергән шул ук Рәшит абыебыз.

    Бу фото бәлки сездә дә бардыр, Рәшит абый. Аңа карагач, сезнең уйларыгыз моннан 13 ел элек укыткан көннәрегезгә, үзегезнең яшьлек елларыгызга әйләнеп кайтыр. Укытуыгызның беренче еллары, күтәрмәле чабаталар, педучилище, Совет Армиясе сафларында хезмәт итү, кулыгызга беренче тапкыр класс журналы тотып, дистәләгән пар күзләргә карау – барсы да күз алдыгыздан үтәр. Алабуга педагогия институтын читтән торып укып тәмамлау, семьягызга килгән кайгы көннәрен кичерү, сезгә “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән исем бирелү шатлыгы – барсы да исегезгә төшәр.

    Сез егерме ел эшләвегез дәверендә укычыларыгызны дөрес исәпләргә, матур язарга, кешегә ихтирамлы һәм игътибарлы булырга өйрәттегез, аларга туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләдегез. Сез тәрбияләгән укучылар дистәләп түгел, йөзләп исәпләнә. Алар югары һәм махсус урта уку йортларында укыйлар, кайберләре үзләре укыталар, электрчы, шофер, тракторчы, китапханәче  булып эшлиләр, кырда иген игәләр, илебез өчен ашлык, ит, сөт, май җитештерәләр, нефть һәм газ чыгаралар, туган илебезнең тынычлыгын саклыйлар.

    Рәсемгә яңадан күз төшерәм. Шәмсия белән Марсель – укытучы. Мансур авация институтында, Габделхәй авыл хуҗалыгы техникумында укый. Ике Мансур – Совет Армиясе сафларында. Сәетҗан – электирик, Равил, Әхмәтгәрәй, Миңнегали, Галимҗан – шоферлар. Тәзкирә –сатучы, Вафира – тукучы. Алар сезнең хезмәт җимешләре, Рәшит абый.

    Укыткан һәм тәрбияләгән укучыларыгыз исеменнән сезгә зур рәхмәт, Рәшит ага.

     

    М. Гыймазетдинов. Бәзәкә авылы. 7 октябрь 1966 ел.









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться