• Новости

    Укытучым, кадерлем. Рамзия Мухутдинова (сайт архивыннан)

    Автордан

    Әгәр кемдер үзе турында бер елга җылы истәлек калдырасы килсә – яшелчә, ун елга исәп тотса – җиләк-җимеш үстерсен, йөз елга исәпләсә – йорт салсын, агач утыртсын, бала үстерсен, халык күңелендә мәңгегә каласы килсә – китап язсын.

    Борынгы бабаларыбыздан мирас булып калган әлеге фәлсәфи гыйбарәне искә төшереп, мин һич кенә дә үз исемемне мәңгеләштерергә җыенмыйм. Киресенчә, рухи Мәккәбез – Бәзәкә мәктәбен тәмамлаган дистәләгән буын яшьләрне олы тормыш юлына әзерләп чыгарган Бәзәкә мәгарифе күгендәге беренче карлыгачларга – укытучыларыбызга олы рәхмәтемне җиткерү йөзеннән, шушы истәлек-ядкаремне кадерле Мөгаллим-остазларыбызга багышлыйм.

    Бу эшкә тотыну теләге миндә 2006 елның җәендә, сыйныфташлар белән 40 елдан соң очрашу бәйрәмендә туды. Нәкъ шул елда икенче туган йортыбызның – 1926 елда төзелгән мәктәбебезнең юбилее – 80 еллыгы иде. Ләкин, ни кызганыч, хәзерге мәктәп администрациясе әллә онытты, әллә кирәксенмәде, бәйрәм булмый калды. Югыйсә, бүгенге көндә әле исән дистәгә якын укытучы абый-апаларыбыз һәм мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар белән очрашу-күрешү тантанасы мәктәп өчен генә түгел, ә бөтен авыл өчен дә бик күңелле һәм шатлыклы тамаша буласы иде дә бит...

    Һәр мәктәпнең горурлыгы – укучылары, һәр мәктәпнең мактанычы – укытучылары. Бәзәкә мәктәбенең дә горурланырдай укучылары аз түгел. Академик, профессор, доцент, фән-техника, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы, нефть сәнәгате һәм башка өлкәләрдәге атказанган һәм алдынгы кешеләребез, зыялыларыбыз никадәрле! Ә бит алар безнең кадерле мөгаллимнәребезнең хезмәт һәм иҗат җимешләре! Бу “татлы җимешләр”не санау һәм барлау эшенә инде күптән керешергә кирәк иде. Мактанычыбыз булган укытучыларыбыз әлегә, шөкер, арабызда чакта кирәк бу гамәл. Була алмый калган юбилей аларга халык каршында, үсеп килүче яшь буын алдында рәхмәт әйтү, хөрмәт күрсәтү өчен иң кулай мөмкинлек иде. Үзебезнең очрашу бәйрәмендә мин сыйныфташларым белән башыма килгән уйны уртаклаштым: “Укытучыларыбыз турында истәлек-китап язсам, ни әйтерсез?” Классташлар бу теләкне бердәм хупладылар. Һәм менә, кадерле укытучыларыбыз, сезгә багышланган китап – сезнең алда, сезнең кулда...

    (Рәмзия Мөхетдинова 2010 ел)

    Укытучым, кадерлем 

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться