• Новости

    Хуснутдинов Галиахмат пропал без вести на первой мировой войне

    Хуснутдинов Галиахмат пропал без вести на первой мировой войне

         Хөснетдинов Галиәхмәт 1889 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Хөснетдин Шәрәфетдинов гаиләсендә туа. Шәҗәрәдә алар нәселе турында язма таптык, ләкин А.Х.Мәхмүтова китапларындагы перепись документларында аңа кагылышлы мәгълүмәтләр табып булмады. Бәлки ул анда башка фамилия астында язылган булгандыр?

    Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Хөснетдинов Галиәхмәт нәселе: Хуҗаш-Бикташ-Ильяс-Шәрәфетдин-Хөснетдин- Галиәхмәт.

         Беренче бөтендөнья сугышы башлангач әле өйләнмәгән 26 яшьлек Галиәхмәт абзыйны армия хезмәтенә алалар һәм 16-нчы Финляндия укчы полкына җибәрәләр.

        1916 елның 19 апрелендә «глухой и головная боль» диагнозы белән ул Мәскәүдәге 19-нчы эвакуация госпиталенә салына.

    Госпитальдән соң Галиәхмәт абзый үзенең полкына кайтып хәрби хезмәтен дәвам итә. 1916 елның 5 августында Польшадагы Рудка-Червище авыллары янындагы «Червище плацдармында» башланган сугышта авылдашыбыз Хөснетдинов Галиәхмәт хәбәрсез югала. Хөснетдинов Г. турында мәгълүмәтләрне военнопленныйлар картотекасыннан эзләү дә бернинди нәтиҗә бирмәде. Шуннан чыгып Галиәхмәт абзый польша җирендә мәңгелеккә башын салгандыр дип уйлыйбыз...

         Тыныч йоклагыз ерак Польша җирендә, Галиәхмәт абзый! Бәзәкәдә Сезне онытмыйлар- мәчетебез манарасыннан Сезнең исем ел саен бөтен авылга яңгыратыла.

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться