Сезгә карата хөрмәт һәм ярату белән...
Урамда көз хакимлек итә, аның да иң матур вакыты - әбиләр чуагы. Алтын көздә без көтеп алган иң матур бәйрәм - Өлкәннәр көне, шәфкатьлелек һәм хөрмәт атналыгы билгеләп үтелә. Әлбәттә, бу бәйрәмнең елның шушы чорында үткәрелүенең үзенә күрә бер сере дә бар: айлар буе чәчәк – гөлләргә күмелеп, җәй җылысында хозурланган көннәр үтеп , алар урынына тулышып пешкән җиләк-җимешләре, өлгергән икмәге, амбар тулы нигъмәтләре белән көз килде. Нәкъ кеше гомере кебек: аның да яшәреп-яшьнәп йөргән вакытларын акыл җыеп, бай яшәү тәҗрибәсе туплаган еллары алыштыра бит.
4 октябрь көнне Бәзәкә авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә өлкәннәргә бәйрәм уңаеннан концерт программасы тәкъдим итте.
Хөрмәт һәм ярату белән кичәдә өлкәннәрне Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы И.И.Кашафутдинов, мәдәният хезмәткәрләре ихлас котладылар, гомер буе куйган хезмәтләре, бүгенге көндә дә МХОга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр, изге теләкләрен җиткерделәр.
Хөрмәт һәм ярату белән өлкәннәргә Бәзәкә мәдәният йорты үзешчәннәре А.Нәбиева, М.Костина, Л.Сипатова, Р.Дождикова , мәктәп укучылары матур җырларын, Бәзәкә мәдәният йортының “Ялкын” балалар бию ансамбле биюләрен бүләк иттеләр. Авылдашларыбыз Ф.Галимова, Р.Туктаманова эчтәлекле шигырьләр укыдылар. Бәйрәмдә катнашучылар Р.Гатауллинның тальян гармунына кушылык яшьлек җырларын башкардылар. Бәйрәм кайнар чәй табыны янында дәвам итте.
Кичәне алып барды китапханәче Ф.Башарова.
Ф.Башарова