• Новости

    Мэрхэмэтлелек йорэктэ яши

    Мәрхәмәтлелек йөрәктә яши

         1-7  октябрь көннәрендә Бәзәкә авылы китапханәсенең көмеш волонтерлары «Мәрхәмәтлелек йөрәктә яши» дигән патриотик акциядә катнаштылар. Шушы көннәр эчендә  ярдәмчел һәм мәрхәмәтле авылдашларыбыз Фәймә Галимова, Ильһамия Шакирова, Рәүфә Хөрмәтуллина, Әкълимә Закирова, Гөлфания Калимуллина, Мәсгүдә Плотникова, Гүзәл Салимова, Розалия Таһирова, Рәшидә Салихова, Рәмзия Туктаманова, Вәсилә Гараева, Фәния Башарованың  кайгыртучан куллары белән госпитальләр  өчен 358 данә ватник, 350 данә салфетка әзерләнде. Чын күңелдән башкарылган эшләр һичшиксез  батыр егетләрнең  гомерен саклап калырга ярдәм итәр дип ышанабыз. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, авылдашлар.  Моннан соң да бергә калыйк, Җиңү көненә бергә  атлыйк! 

    Ф.Башарова

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться