Шагабетдинов Ахматшакир- участник 2-х мировых войн
Шаһабетдинов Әхмәт (Әхмәтшакир, Шакир) 1892 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Шаһабетдин Максутов (1842 елгы) һәм Бибигазизә Таҗетдинова (1865 елгы) гаиләсендә туа. 1897 елгы перепись вакытында алар гаиләсендә әбиләре Фәхриямал Җиһаншина (1822 елгы), абыйлары Афзалетдин (25 яшьлек), Әхмәтзакир (22 яшьлек), Нәҗметдин (12 яшьлек), Минһаҗетдин (6 яшьлек), сеңлесе Нурниса (6 айлык), әтисенең сеңлесе Шәмсиямал Максутова (5 яшьлек) һәм туганы Минехәят Гатиатуллина (12 яшьлек) була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.472, п.339).
Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Шаһабетдинов Әхмәтшакирның нәселе: Мехамәтрәхим-Максут-Шаһабетдин-Әхмәтшакир-Галимҗан-Нурфаез, Харис, Рәфис (монда хата киткән, булырга тиеш: Мөдәрис, Рәфис, Фәнис, Фәрит Шиабиевлар).
Шәҗәрәдәге язмалар Альта апаның китабындагы язмалардан аеырыла. Бәлки шәҗәрәне язганда кайбер мәгълүмәтләр төшеп калгандыр, бәлки язу искелек аркасында юкка чыккандыр.
Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан 21 яше тулган Шаһабетдинов Әхмәт(шакир)ны армиягә алып 89-нчы Беломорск пехота полкына җибәрәләр. Шушы ук полкта ул сугышка да кереп китә.
1914 елның 5-15 ноябрендә Әхмәтшакир абзый Польшаның Краков шәһәре тирәсендәге Ивановице авылы янында Варшава-Ивангород сугышчан операциясендә яраланып 23-нче пехота дивизиясенең лазаретына җибәрелә (лазаретка гадәттә җиңел яралар белән җибәрәләр).
Сугыштан соң Әхмәтшакир абзый авылга кайта. 1917 елдагы перепись вакытында ул әле әтисе Шаһабетдин Максутов гаиләсендә яши (стр.491, п263, 24 яшьлек улы). Соңрак ул өйләнә һәм аның Галимҗан исемле улы туа (бәлки кызлары да булгандыр, ләкин алар шәҗәрәгә язылмыйлар).
1925 елгы перепись вакытында Әхмәтшакир (Шакир) абзый инде үз гаиләсе белән аерым хуҗалык корып яши. Аның гаиләсендә 4 кеше була (стр.510, п.421).
Бөек Ватан сугышы башлангач Әхмәтшакир (Шакир) абзыйны тагын армиягә, бу юлы нестроевой буларак, трудовая армиягә алалар һәм Мәскәүдән Ульяновск, Миасс, Чиләбе, Шадринск шәһәрләренә эвакуацияләнгән Сталин исемендәге автозаводка (соңрак ЗИЛ) эшкә җибәрәләр. Алар солдатлар кебек үк казармаларда торалар, график буенча көне-төне эшләп фронтка бик кирәкле автомобильләр җыялар. Шакир абзый заводта сугыш беткәнче эшләгәндер, чөнки сугыш елларындагы Бондюг военкоматы документларында аның демобилизацияләнүе турында мәгълүмәтләр табылмады.
Шаһабетдинов (Шиабиев) Әхмәтшакир абзыйның сугыштан соңгы язмышы турында бәлки аның оныклары сайт укучыларын таныштырыр?