• Новости

    Мэктэбем истэлеклэре

    Мәктәбем истәлекләре

    1926 елда төзелгән Бәзәкә мәктәбе фотосыннан репродукция. Тау астында йорт янында мәктәпнең тәҗрибә участогы

         Укытучылар көне үтүенә карамастан, мин дә үземнең укыткан укытучыларымны, бергә укыгын классташларымны искә алып язмакчы булдым. Кайчан язсам да соң түгел, чөнки быел укытучылар елы.

         Авыр сугыш елларына түзеп, Җиңү килгәч 1946 елны 1939 елда туган балаларны 1 «А» классына Аюпова Гаян апабыз безне 44 баланы кабул итеп алды. Сугыш елларында укый алмаган 1935 елгыдан алып 1939 елгы балалар идек. 1926 елда салынган мәктәп янында кечкенә генә йортта (картинада ул йорт уңда тора) без 1 класстан алып 7 класс бетергәнче укыдык. Анда 3 бүлмә бар иде: икесе уку класслары, ә уртадагы бүлмәдә мәктәпне караучы Бикә әби, Мәүгидә, Рафаэль яшәделәр.

         Сугыш бетсә дә бик авыр чорга туры килде безнең уку дәвере. Шулай булса да безнең Гаян апабызның йөрәк җылысы барыбызга да җитте. Кем балалары булуына карамастан, туфли-итекләрдәнме яисә ялан тәпиле, чабаталымы- барыбызны тигез күрде. Чөнки ул гадел, миһербанлы иде. Класста 1-нче рәттә Гаян апа өстәленнән соң 3 кешелек парталар иде. Без кайберсендә 4 әр бала утырдык. Гаян апабыз бик нык тәлапчән иде. Берәр бала соңга калса яисә  дәрескә килмәсә, сәбәбен белмәйче дәресне башламады. Ата-аналар җыелышын еш җыя торган иде. Безнең класста яртысы ятим балалар булды. Әнәйләр эштән арып кайтса да, көз көне караңгы кичләрдә, кыш көне кар-буран баскан сукмаклардан әнәйләр белән мәктәпкә җыелышка  бара торганыйк. Гаян апабыз әнәйләрнең күңелен күрә белә, аңлай алганымча алар җыелышны көтеп алалар, бәйрәм кебек була торган иде. Гаян апаның ак киез итектән, караңгы зәңгәр пальтосының зур кара якасы, мамыгы коелып беткән шәленнән 2 якка таралган озын чәчләре, аның болай да матур йөзенә нур өстәп торалар иде. Мин аны һәрчак шулай күз алдымда тотам, изгелекләрен гомергә онытмадым.

         Гаян апабыз институтта читтән торып укыганга, балалары туган вакытларда безне Шакиров Галимҗан абай, Аюпов Арыслангали абай укыттылар. 4 класста укыганда Башаров Рәшит абай практикага кайткач 8 ай укытты. Без шул чаклы ияләндек, ул киткәндә елашып аерылыштык.

         5 класска күчкәч Гаян апа безнең класс җитәкчесе булды һәм тарих укытты. Бу вакытта 2 класстан 3 класс эшләделәр, чөнки безнең мәктәпкә Тәкәштән 5 бала, Сәйтәктән 3 бала укырга килделәр. Мин әле бүген дә һәрбер укучыны хәтерләймен, искә аламын. Без әле бүген дә 11 классташ исән-сау, Аллага шокер. Кызганыч, безнең елларда фотога төшерүче булмаган. Безне бит Гаян апа ел да язын-көзен экскурсияләргә алып бара торганый. Мин Гыйлфан чишмәсен, инешнең кайдан башланганын хәзер дә белмәс идем Гаян апа алып бармаса.

         Мин бу елларда иртүк килеп, кара йомры мичкә утын ягып классларны җылыткан, идәннәрен юган 2 әбине дә искә аласым килә. Аларның берсе Гомәрова Бикә әби, икенчесе Хөрмәтуллина Гөлҗиһан әби (без аны «Олы әби» ди торганыйк). Көзге пычракларда, үзле балчыклардан тая-тая, кышкы җил-бураннарда чишмә суларын алып кайтып кайнатып, залда безгә эчәр өчен бакларга тутырып куялар иде. Соңгы елларда «Олы әби» картинадагы кечкенә өйдә кызы Заһира белән торды.

         Кадерле укытучым Гаян апа Аюпова, Бикә әби, «Олы әби», шулай ук минем иң яраткан фәнем математика укытучысы Фоат абай Көләчев, күршебез Валиәхмәтова Оркыя апа, Мәүлидә апа- барыгызда онытылмаслык булып истә калдыгыз. Урыннарыгыз оҗмахта булсын, тыныч йоклагыз! Балаларыгызга, оныкларыгызга тазалык һәм бәхетләр теләп калам!

    Фәния Латыйпова (Кәримова), Железногорск шәһәре, октябрь, 2024 ел









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться