Яраткан шөгыль җанга дәва
Бәзәкә китапханәсе каршында эшләп килүче «Хәят» түгәрәге өлкәннәре бакчадагы көзге эшләрне тәмамлаганнан соң яңадан бергә җыелдылар. «Яраткан шөгыль җанга дәва» дип исемләнгән чираттагы утырыш хәятлеләрнең мавыгуларына багышланган иде.
Мавыгуларыннан тәм тапкан, ләззәт алган хәятлеләр рәхәтләнеп шөгыльләре турында - чигү, бәйләү, пешерү, чәчәк үстерү, дәвалау үләннәре җыю турында сөйләделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, хәтта үзләре генә белгән серләре белән дә бүлештеләр. Гомумән, хатын-кыз күңеле яткан хезмәт башкарганда, иҗат иткәндә, ул үзен-үзе эчке гармониядә тоя. Фикернең иҗади очышы яхшы кәеф тудыра һәм ул аны чолгап алган бөтен нәрсәгә дә күчә. Шулай итеп, хатын-кыз дөньяны матуррак итә.
Чараның икенче өлешен хәятлеләр кайнар чәй өстәле артында үткәрделәр. Өлкәннәр декадасы буларак, китапханәче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, 10 сәламәт яшәү кагыйдәсе белән таныштырды, сәламәт яшәү рәвеше турындагы әдәбият белән таныштырды.