Шагабетдинов Назметдин-солдат, прошедший ад плена в Австрии
Шаһабетдинов Нәҗметдин беренче бөтендөнья сугыш ветераны, энесе Әхмәтнең(Әхмәтшакир, Шакир) олы абыйсы. Ул 1886 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Шаһабетдин Максутов (1842 елгы) һәм Бибигазизә Таҗетдинова (1865 елгы) гаиләсендә туа. 1897 елгы перепись вакытында алар гаиләсендә әбиләре Фәхриямал Җиһаншина (1822 елгы), абыйлары Афзалетдин (25 яшьлек), Әхмәтзакир (22 яшьлек), энеләре Әхмәтшакир (4 яшьлек), Минһаҗетдин (6 яшьлек), сеңлесе Нурниса (6 айлык), әтисенең сеңлесе Шәмсиямал Максутова (5 яшьлек) һәм туганы Минехәят Гатиатуллина (12 яшьлек) була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки», стр.472, п.339).
Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Шаһабетдинов Нәҗметдин нәселе: Мөхәммәтрәхим-Максуд-Шиһабетдин-Нәҗметдин (нигәдер ул шәҗәрәдә язылмаган)
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач 28 яшьлек Нәҗметдин абзыйны солдатка алып 5-нче Финляндия укчы полкына җибәрәләр. Украинаның Львов өлкәсе Дрогобыч районындагы Летня авылы янындагы сугышта ул хәбәрсез югала.
Югарыдыгы 5-нче укчы полк документында язылганча Нәҗметдин Шаһабетдинов белән бергә Бәзәкә егетләре Нури Кәлимуллин һәм Хаҗи Шаһабетдинов та хәбәрсез югалалар.
Бәхеткә каршы, Нәҗметдин абзый хәбәрсез югалмый, һәлак тә булмый, ә пленга төшә һәм Австриянең Пургшталь-на реке Эрлаф шәһәре янында яңа төзелә торган военнолпенныйлар лагерена җибәрелә. Алар анда үзләре үк казармалар төзиләр, ә аңа кадәр вакытлы убежищеларда торалар. Аның белән бер үк көнне пленга төшеп, бер үк лагерьда бәзәкәлеләр Нури Кәлимуллин (сугыштан соңгы язмышы билгесез) һәм Хаҗи Шаһабетдинов (сугыштан соңгы язмышы билгесез) та була.
Нәҗметдин абзый пленнан исән калып авылга кайта. 1917 елгы перепись документларында ул әтисе Шаһабетдин Максутов хуҗалыгында тора дип күрсәтелгән (стр.5491, п.263)- «34 яшьлек улы».
1925 елгы перепись вакытында инде ул үз хуҗалыгы белән тора. Нигәдер аның гаиләсендә 1 генә кеше- ул үзе генә күрсәтелгән?
Нәҗметдин абзыйның нәселләре бәлки әле бүген дә авылыбызда торалардыр. Алар сайт укучылырын бабаларының алдагы язмышы белән таныштырмаслармы икән?