Шагабетдинов Хази. Ад плена в Визельбурге, Австрия
Архив документларында 1888 елда Вятка губерниясенең Бәзәкә авылында туган 5-нче Финляндия укчы полкы солдаты Шаһабетдинов Хаҗи 1915 елның 19 маенда Украинада Львов өлкәсендә Драгобыч районындагы Летня авылы янындагы сугышта хәбәрсез югалды дип язылган.
Бәзәкә авылы шәҗәрәсендә аның нәселе бар (түбәндә):
Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Шаһабетдинов (шиһабетдинов) Хаҗи нәселе: Яркәй-Габделваһит-Габделлатыйф-Сираҗетдин-Шиһабетдин-Хаҗи
А.Х.Мәхмүтованың китапларындагы перепись документларында аның турында бернинди дә мәгълүмәт табып булмады. Ниндидер сәбәп аркасында авылда ул бүтән фамилия белән йөргәнме (ул вакытта мондый хәлләр бик еш булган, хәтта кайбер кешеләрнең кушаматлары фамилия итеп язылган!)- боларны инде ачыклап булмас хәзер. Архив документларында,шәҗәрәдә Хаҗи абзый Бәзәкәдән дип язылган икән, без дә аны авылдашыбыз дип таныйбыз!
Югарыдагы 5-нче укчы полк документында язылганча Хаҗи Шаһабетдинов белән бергә Бәзәкә егетләре Нури Кәлимуллин һәм Нәҗметдин Шаһабетдинов та хәбәрсез югалалар.
Бәхеткә каршы Хаҗи абзый хәбәрсез югалмый, һәлак булмый, ә пленга төшә һәм Австриянең Пургшталь на реке Эрлаф шәһәре янында яңа төзелә торган военнопленныйлар лагерена җибәрелә. Алар анда үзләре үк казармалар төзиләр, ә аңа кадәр вакытлы убежищеларда торалар. Аның белән бер үк көнне пленга төшеп, бер үк лагерьда бәзәкәлеләр Нури Кәлимуллин (сугыштан соңгы язмышы билгесез) һәм Нәҗметдин Шаһабетдинов (пленнан соң авылга кайта) та була.
Кызганычка каршы, Хаҗи абзыйның Австриядән пленнан соң авылга кайтуы турында бернинди дә архив документлары табып булмады. Ул исән калып авылга кайта алдымы икән? Бәлки ул авылда башка фамилия белән язылдымы икән?