• Новости

    Шигырь телендэ сер сойли жиллэр

    Шигырь телендә сер сөйли җилләр

    “Кешенең кайткан җире бер генә була. Киткән җире генә күп була кешенең”

    (Т.Миңнуллин)

     

    Бер төркем бәзәкәлеләр 2024 елның апрель аенда Алабуга шәһәренең А.Пушкин исемендәге  китапханәдә  “Шибаев укуларында” катнашып, авылдашыбыз Равил Шибаевның иҗаты белән танышып, аны котлап кайткан идек. Инде менә тагын бер сөенечле яңалык җиткерәбез. “Мәйдан” әдәби-нәфис, иҗтимагый журналының 10 нчы санында  Р.Шибаевның шигырьләре дөнья күрде! Әнисенә, мәхәббәт темасына багышланган, авторның күңел халәтен яктырткан шигырьләре “Илһам канатларында” рубрикасында  урын алган. Күңелендә шигырь уты янган сәләтле авылдашыбызны иҗаттагы уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз! Һәм, әлбәттә, горурланабыз! Бәзәкәне иҗаты белән бөтен республикага таныткан шагыйрь Марсель Гыймазетдиновның дәвамчылары булуына  сөенәбез! Кайда гына яшәсәләр дә, иҗат итсәләр дә, исемнәре Бәзәкәлеләр булып кайта бит!

    Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын сезгә, Равил Фәйзи улы!

    Ф.Башарова









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться