• Новости

    Шаймарданов Шаймехамат- участник первой мировой войны

    Шаймарданов Шаймехамат-участник первой мировой войны

        Шәймарданов Шәймехәмәт 1893 елда Алабуга өязе Салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Шәймардән Шамсетдинов (перепись документларында фамилиясе Фазлыймехәмәтов дип төзәтелгән) һәм Шәрифә Гобәйдуллина гаиләсендә дөньяга килә. Алар гаиләсендә 1897нче елгы перепись вакытында абыйлары Шаһислам (10 яшьлек) һәм Сәхибгәрәй (18 яшьлек) була (А.Х.Махмутова, «Колыбель моя, Бизяки»,стр.435-436,п.24).

        Бәзәкә авылы шәҗәрәсе. Шәймардәнов Шәймехәмәт нәселе: Исхак – Сәфәр - Фазлыйәхмәт-Шаһимардән (Шәймардән) - Шәяхми (Шәймехәмәт) -Нури (Нурмөхәмәт) - Рәфис (шәҗәрәдә юк), Наил, Рәис, Рәвил, Роберт, (Разия һәм Рәмзия-шәҗәрәгә кертелмиләр).

    Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан, 1912-13нче еллар тирәсендә, 20 яше тулган Шәймехәмәт абзыйны солдат хезмәтенә алып, Херсон губерниясе Одесса шәһәрендә дислокацияләнгән 59нчы Люблин пехота полкына җибәрәләр. Шушы полк составында ул сугышка да кереп китә.

         Әллә нинди каты сугышларда катнашса да, Ходай Тәгалә саклый Шәймехәмәт абзыйны. Инде сугыш беткәндә генә, 1917нче елның 3 июнендә контузия нәтиҗәсендә колагына «прободение правой барабанной перепонки» җәрәхәте алып, аны Украинаның Херсон шәһәрендә Богородицк урамындагы госпитальгә салалар. Ул аннан соң тагын фронтка кайттымы яисә авылгамы- билгесез.

         Сайт укучылырын солдат Шәймехәмәт Шәймардәнов узган сугышларның берсе белән таныштырып китәбез. Нинди канкойгыч сугыштан да исән чыга алган Шәймехәмәт абзый!

    1925 елгы перепись документларында Шәймардәнов Шәйми (Шәймехәмәт) үз милегендә хатыны һәм 1 баласы (бу аның 1924 елда туган бердәнбер улы Нурмөхәмәт абый) белән тора (стр.503, п.69).

     

    Бөек Ватан сугышы башлангач, Шәймехәмәт абзыйның бердәнбер улы Нурмөхәмәт тә, солдат шинеле киеп, сугышка китә. Аның турында «Мои Бизяки» сайтындагы язма белән таныштырабыз.

    Шаймухаметов Нурмухамет Шаймухаметович был призван в РККА 18 летним юношей из Архангельской области, где оказался по вербовке. Пройдя по военным дорогам разведчиком артиллерийского полка, завершил свой боевой путь в Берлине. За ратные подвиги Нури абый был дважды награжден «солдатскими орденами» - медалями «За отвагу». Его наградные документы нашлись недавно во вновь раскрытых материалах Центрального архива Министерства обороны:

    «Наградить медалью «За отвагу» разведчика 4 батареи Шаймухамедова Нури за то, что он в бою при прорыве обороны противника в район дер.Петровичи 24.06.44г. находясь бессменно в боевых порядках пехоты под уничтожающим артиллерийским, минометным и ружейным огнем противника засек и помог уничтожить 1 минбатарею и 2 пулеметных точки противника, мешавшие продвижению нашей пехоты. Командир 29 гаубичного артиллерийского Севастопольского полка гв. полковник Морозов».

    «Наградить медалью «За отвагу» красноармейца топослужбы 4 батареи Шаймухаметова Нурмухамета за то, что он при отражении контратаки танков противника в районе дер.Городиск 30 июля 1944 года в порядке личной инициативы заменил выбывшего по ранению номера орудийного расчета и помог расчету в отражении контратаки противника. Командир 229 гаубичного артиллерийского Севастопольского полка гв. полковник Морозов».

    После войны Нури абый вместе с женой Миннихазяр апа вырастили семерых детей и всегда были уважаемыми людьми села Бизяки. Совет старейшин поставил Нури абый смотрителем Бизякинского кладбища (туда традиционно ставят только очень уважаемых аксакалов!), где он 9 лет добросовестно справлял свои обязанности.

    В январе 1997 года Нури абый умер.

         Түбәндә Шәймехәмәт абзыйның оныгы Рәмзия Нигъмәтуллованың истәлекләрен китерәбез.

    Туган туфрагыма күмелеп калган

    Гомер агачымның тамырлары.

    Ул тамырлар җирдә сабыр гына

    Көтеп ята безнең кагылганны.

                            Ф.Яруллин

    Татар халкының үзенчәлекле бер традициясе бар. Ул – нәсел шәҗәрәңне өйрәнү һәм белү. Шуңа күрә дә һәр гаиләнең өлкәннәре үзләренең нәсел агачын төзегәннәр һәм үз нәселенең кабатланмас тарихын язып барганнар, шәҗәрәсен төзегәннәр, киләчәк буынга ядкарь - истәлек калдырганнар, буыннар чылбырын өзелмәслек җепләр белән бәйләргә тырышканнар.

    “Нәсел-нәсәбегезне белегез, кардәшләрегезгә барыгыз, чөнки бергә яшәсәгез дә, өзелгән туганлыкта якынлык юк, еракта торсагыз да, йөрешкән туганлыкта ераклык юк”,- дип язылган “Мең дә бер хәдис” китабында. Шуңа күрә һәр әби-бабай һәм ата- ана үз баласына ике якның да нәсел шәҗәрәсендәге бабаларның тормышы, эш - гамәлләре турында сөйләп, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләргә, гадәт- йолаларны балаларга тапшырырга тиеш. 

           Мин үземнең ерак әби- бабаларым, әти-әнием белән бик горурланам. Никадәрле авыр тормыш кичерсәләр дә, алар үз һөнәрләрен тапканнар, бәхетле гаилә корганнар. Нарасыйларын  үстереп,  зур тормыш юлына бастырганнар, дөрес тәрбия биргәннәр. Туган илебезне сакларга дип, кулларына корал тотып, сугыш кырларына курыкмыйча атлаганнар, безнең бәхетле киләчәгебез өчен армый-талмый хезмәт иткәннәр.

                Бер вакыт югалып торган бу традция, ягъни нәсел шәҗәрәңне өйрәнү һәм белү, кабат әйләнеп кайтты. Без, бүгенге көн яшьләре, җиде буыныбызны беләбезме? Минем бабаларым кемнәр булганнар? Мин балаларыма үземнән соң нинди хәзинә калдырам? кебек сораулар хәзер күпләрне борчый, уйландыра. Шушы сорауларга җавап эзләүне ерак сандыкка салып куймаска, үз вакытында эзләнергә, борчыган сорауларга җавапларны табарга кирәк дип уйлыйм.

    Мин үзем Нурмөхәмәт кызы Рәмзия Исхаковлар нәселеннән булып чыктым. Дөресен әйтик, җиде буын бабаларыбызның исемнәрен атый алсак та, алар язмышы, тарихы турында, ни кызганыч, белмибез...

    Нәселебезнең бер тармагы: ИСХАКОВЛАР-СӘФӘР-ФАЗЛЫЙӘХМӘТ-ШАҺИМӘРДӘН-ШӘЯХМИ-НУРМӨХӘМӘТ    

    Исхаковлар буынының бер тармагы булган Шәймөхәмәтов Нурмөхәмәт нәселе турында язасым килә.

            Гаилә үзенең тамырлары белән ныклы, диләр. Әтием Нурмөхәмәт-Бөек Ватан сугышы юлларын узган разведчик. 1924 нче елда Бондюг районы Бәзәкә авылында дөньяга килә. 1942 нче елда сугышка алына һәм 1945 нче елның маенда, каты яраланып, госпитальгә эләгә. Сугышта күрсәткән шәхси батырлыклары өчен ике тапкыр “За отвагу” медале һәм “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Әнием Миннехаҗәр белән, сугыштан сон гаилә корып, җиде  бала тәрбияләп үстерәләр. Әтием -тыныч тормышта танылган балта остасы иде. Аның куллары белән ясалган капкалар, бизәлгән тәрәзә йөзлекләре, ул салган йортлар әле һаман да Бәзәкә авылы урамнарын бизи.

    Нәсел җебен дәвам итүче уллары:

    Нурмөхәмәт улы – Рафиснур. 1947 нче елда туа. Югары белем ала. Алабуга педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлый, күп еллар Мөслим районында математика укытучысы булып эшли. Румия Сабир кызы белән гаилә корып, өч малай үстерәләр.

    Нәсел җебен дәвам итүче уллары:

    Нурмөхәмәт улы – Рафиснур. 1947 нче елда туа. Югары белем ала. Алабуга педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлый, күп еллар Мөслим районында математика укытучысы булып эшли. Румия Сабир кызы белән гаилә корып, өч малай үстерәләр.

    Рафис абыйның уллары: Нияз – югары белемле, Чаллы педагогика институтының география бүлеген тәмамлый; Алмаз - Алабуга педагогия институтының тарих бүлеген бетерә, тарих  укытучысы һәм Чаллы шәһәрендә 53 нче номерлы мәктәп директоры булып эшли. Аяз –КАМПИда укып белем ала, бүгенге көндә шәхси эшмәкәр.

    Нурмөхәмәт улы Наил (1952нче ел) – мәктәпне тәмамлагач, югары белем ала, Казан педагогика институтының физик тәрбия бирү бүлегендә укый. Күп еллар дәвамында Актаныш районында, Алабугада физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча укытучы булып эшли.  1973нче  елда Хөрмәтуллина Мәэмүсә Сибгать кызы белән гаилә кора.Өч бала тәрбияләп үстерәләр: Раил, Ләйсән, Айдар.

    Наил улы Раил- югары белемле, Алабуга педагогика институтының математика - информатика бүлеген тәмамлый. Бүгенге көндә Алабугада ОАО “Сетевая компания” дә үз һәнәре буенча хезмәт итә. Улы Айдар бик яшьли якты дөньядан китә.

    Нурмөхәмәт улы – Рәис (1957нче ел). Мәктәпне тәмамлагач, эшче һөнәрен сайлый, шофер булып эшли. Бүгенге көндә лаеклы ялда. Рөстәм кызы Гөлчәчәк апа белән ике ул (Руслан, Радик) һәм бер кыз (Гүзәл) үстерәләр.

    Нурмөхәмәт улы – Равил (1959нчы ел). Мәктәпне тәмамлагач, эшче һөнәрен сайлый, КАМАЗ да слесарь-ремонтник булып эшли. Зөлфия апа белән гаилә кора һәм ике ул тәрбияләп үстерә.

    Равил улы – Ренат, югары белемле, Алабуга дәүләт педагогика университетын тәмамлый. Бүгенге көндә РИАТ заводында автомаляр булып эшли. Тормыш иптәше Алинә белән ул (Матвей) һәм кыз (Азалия) үстерә.

    Равил улы – Роберт, югары белемле, Алабуга дәүләт педагогика университетын тәмамлый. Эшче һөнәрен сайлый. Бүгенге көндә оператор булып эшли. Тормыш иптәше Ләйсән белән Арслан исемле ул һәм Айша исемле кыз үстерә.

    Нурмөхәмәт улы – Роберт (1965нче ел). Мәктәпне тәмамлагач, эшче һөнәрен сайлый, Сәетҗан кызы Зөлфия белән ике ул үстерәләр. Роберт "Логистика" транспорт компаниясе башлыгы урынбасары булып эшли.

    Роберт улы - Булат, югары белемле, Алабуга дәүләт педагогика университетының техфак бүлеген, КамПИның энергетика факультетын тәмамлый. Татнефть компаниясендә нефть чыгару буенча оператор булып эшли.

    Роберт улы  - Айрат, югары белемле, Алабуга дәүләт педагогика университетының техфак бүлеген, КамПИның энергетика факультетын тәмамлый. Бүгенге көндә Зәй шәһәрендә "Центр работ под напряжением" өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә укыту мастеры булып эшли. Тормыш иптәше Эльза белән Сәйдә исемле кыз тәрбиялиләр.

    Тарихын белмәгән- киләчәген белмәс, ди безнең халык. Гаиләмнең тарихын барлау, саклау, балаларыма тапшыру - минем изге бурычым. Бабамнар, әтием кабызган тынычлык йолдызын сүндермичә, буыннар чылбырын  өзмичә балаларыма курыкмыйча тапшыра алам.

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться