Безгә 9 яшь!
2015 елның 26 октябрендә Бәзәкә авылының мәдәният йортындагы кичәдә "Минем Бәзәкәм/Мои Бизяки" сайты эшли башлауы турында игьлан ителде. Ничек тиз үтә икән вакыт- быел сайтка инде 9 яшь!
Сайтның төп максаты итеп авылдашларны, якташларны туган ягыбызның тарихы, истәлекле вакыйгалары, хөрмәтле кешеләре белән таныштыру нигезендә бер беребезгә игьтибарлы, ихтирамлы булуны тәрбияләү иде. Шулай ук авылдашларыбызда якташларыбызның бүгенге көнендә кылган изге гамәлләре, ирешкән уңышлары белән горурлык хисе уяту телгә дә бар. Сайт модераторларының барлык кыю хыяллары да әлегә тормышка ашып бетмәсә дә, ул бүген авылыбыз тормышының аерылмас бер күренешенә әверелде. Моның серләре нидә икән соң? Безнең фикеребезчә, сайтның "халык газетасына" әверелүенә аның укучыларыннан тыш күпсанлы волонтер-корреспондентлары төп сәбәп булып торалар. Йөзләгән кешеләр үзләренең язмаларын, истәлекләрен, котлауларын сайт битләренә урнаштырдылар, яңалыкларын авылдашлар белән уртаклаштылар. Әйдәгез әле бүген аларның иң активларын санап үтик. Болар 9 ел дәвамында көн саен сайтка материаллар әзерләп куючы модераторлар Лилия Мөнирова һәм Рәсим Шакиров, авылдагы культура өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырып баручы Фәния Башарова, авылыбыз һәм аның кешеләре турындагы истәлекләре белән даими уртаклашучы Фәния апа Латыйпова (Красноярск крае). Рәхмәт аларга вакытларын кызганмыйча шушы изге эшләр алып баруларына! Шулай ук рәхмәт сүзләребез сайтның барлык укучыларына- сездән башка сайт та яшәмәс иде!
Авылыбыз мәчетенең имам-хатыйбы Мехәматнур абый үзенең вәгазьләрендә еш кына "Бергә булыйк, бердәм булыйк!" дип әйтә. Бик дөрес сүзләр! Алга таба да шулай бергә булыйк, бердәм булыйк, авылыбызга, һәрберебезнең тормышына якты нур, матур хисләр өстәп яшик!