Көзге моң
Көздә сагыш чаткылары яна диләр,
Ә мин күрәм анда өмет ташуын.
Агачлардан яфраклары коелганда,
Теләкләрнең телим чынга ашуын.
Кемдер күрә көздә соры төсләр генә,
Ә мин күрәм аның алтын сулышын.
Аяк астын кызыл, сары келәм каплый,
Назга күмеп күңелемнең кояшын.
Резедә Шәмсуллина, 2024 ел, октябрь