Өйле булу – көйле булу
Гаилә - безнең һәрберебез өчен иң мөһиме. Анда безнең өчен иң якын һәм газиз кешеләр яши. Без аларны яратабыз, аларга бәхет һәм яхшылык телибез. Һәм нәкъ менә гаиләдә без җаваплылыкка, кайгыртырга һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез.
Бәзәкә авыл китапханәсендә өлкәннәр өчен эшләп килүче «Хәят» түгәрәгенең чираттагы утырышы - « Өйле булу – көйле булу» дигән темага әңгәмә, гаиләгә багышланды.
Өлкәннәр үзләренең кабатланмас яшьлекләрен искә алып балаларын үстергән елларны искә алдылар, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр - яучылык, никах, килен төшерү, өй киендерү, балага исем кушу, бәби чәе һ.б., гаилә бәйрәмнәрен һәм милли бәйрәмнәр - туган көннәр, карга боткасы, сабантуй турында сөйләштеләр. Үзләре алып килгән һәм «Тату гаилә – оҗмах түре» дип исемләнгән күргәзмәдә урын алган фотоларның тарихларын сөйләделәр, күңелләрендә уелып калган вакыйгалар белән бергә якыннарын һәм күршеләрен искә алдылар, «Гаилә – бәхет ачкычы» дигән видеоязма карадылар. Китапханәче темага кагылышлы күргәзмәдәге әдәбият белән таныштырды, Р.Насыйбуллинның «Гаиләгә мәдхия» поэмасын укыды.
Күңелле аралашу кайнар чәй табыны янында дәвам итте.
Ф.Башарова