• Новости

    Шакиров Ахматзакир-участник первой мировой войны

    Шакиров Ахматзакир-участник первой мировой войны

         Шакиров Әхмәтзакир 1889 елда Алабуга өязе салагыш волостендагы Бәзәкә авылында Мехәмәтшакир Мехәмәтсадыйков (35 яшь) һәм Мәгрифә Әхмәтҗанова гаиләсендә дөньяга килә. Алар гаиләсендә апасы Бибимаһинур (9 яшь), сеңлесе Бибигәзизә (5 яшь), әтисенең туганнан туган энесе Мехәмәтзариф Рамазанов (30 яшь) хатыны Фәхреҗиһан (23 яшь) һәм әнисе Фатыйма Мехәмәдиева (60 яшь) тора (А.Х.Махмутова, «Колыбыль моя, Бизяки», стр.434, п.11).

    Бәзәкә авыл шәҗәрәсе. Шакиров Әхмәтзакир нәселе: Исхак-Сәфәр-Ишморза-Садыйк-Шакир-Закир (Әхмәтзакир)

          Беренче бөтендөнья сугышы башлангач Әхмәтзакир абзыйны солдат хезмәтенә алып 14-нче Финляндия укчы полкына җибәрәләр. 1916 елның 27 июнендә колагы авырткач аны Воронеж шәһәрендәге 62-нче эвакуация госпиталенә салалар. Ул шуннан тагын әле фронтка кайткандыр- бу вакыт бит сугышның уртасы гына була.

    Әхмәтзакир Шакиров сугыштан авылыбызга исән кайту бәхетенә ирешә. 1925 елгы перепись документларында аның гаиләсендә 8 кеше булуы күрсәтелгән (стр.503, п.30)

         Шакиров Әхмәтзакирның алдагы тормышы турында аның туганнары, оныклары безгә сөйләмәс микән?

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться