Бүген сайт укучыларын авылыбызның шагыйрьләре арасында яңа йолдызы- Гирфанова (Сираҗетдинова) Раилә Наил кызының иҗаты белән таныштыра башлыйбыз. Раилә хөрмәтле авылдашыбыз, шагыйрә Фәния апа Шакированың оныгы. Халыкның «Алма агачыннан ерак төшми» дигән сүзе бик хак икән. Раиләгә әбисенеке кебек иҗат чишмәсенең аргып агуын, яңа үрләр яулауын, авылдашларыбызны яңа шигырьләре белән шатландыруын теләп калабыз!
Туган ягым
Мин яратам туган ягымны,
Туып үскән газиз йортымны.
Шау-шу килеп,йөгереп уйнап үскән,
Озын-озын ямьле урамны.
Туган якның җирләре дә йомшак,
Тәмле суы, тәмле ашы да.
Канатланып кайтып кергән чакта,
Рәхәт булып китә җаныма.
Сокланырлык аның табигате,
Саф һавалы иген кырлары.
Баhадирдай көчле егетләре,
Уңган-булган алтын кызлары.
Туган ягым - нинди бөек исем
Зур-зур үрләр яулап киләсең.
Тыныч яши халкың, мул тормышта
Гел шатлыклар генә биләсен.
Мин яратам сине, туган ягым!
Иң кадерле, изге җирем син.
Күңелләргә рухи байлык өстәп,
Мәңге яшә, мәңге балкы син!
Раилә Гирфанова